90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Әсәр. Тамашачы. Сәхнә”

25 нче февраль, 16.00 сәгатьтә, Тинчурин театры музеенда “Әсәр. Тамашачы. Сәхнә” проекты кысаларында Альберт Гаделнең “Шәһри Болгар калфагы” әсәре күмәк укылды. “Читка”да тәнкыйтьчеләр, театрыбызның күренекле артистлары, тамашачылар катнашты. Соңыннан укылган әсәр буенча фикер алышу булды.