90 СЕЗОН

Яңалыклар

Әниләр көне уңаеннан хәйрия акциясе

Татарстан Республикасының ятим балалар һәм инвалидларны яклау “Наз” иҗтимагый хәйрия фонды, Әниләр көне уңаеннан, Тинчурин театрында кунакта булды. Казан шәһәре, Биектау һәм Кайбыч районнарыннан килгән ятим бала һәм инвалидлар тәрбияләүче 50 ана бу көнне “Өч аршын җир” спектаклен карады.

Спектакль алдыннан, чәй табыны артында кунаклар ятим бала һәм инвалидлар тәрбияләүче хатын-кызларның актуаль проблемалары хакында сөйләштеләр. Шулай ук Кәрим Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары – Әлфия Хәсәнова, Ирек Хафизов һәм Зөлфия Вәлиева белән очраштылар.

Чарада “Наз” хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова инвалидларны тернәкләндерү һәм социальләштерү эшенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен Кәрим Тинчурин театры җитәкчелегенә һәм артистларына чиксез рәхмәтен белдерде.

Кәрим Тинчурин театры, Әниләр көне уңаеннан, традиция буенча төрле хәйрия чаралары уздыра.