90 СЕЗОН

Яңалыклар

Әлфия Хәсәнова: “Алар эшләгән еллар халык телендә “Фарсиннар театры” дип йөртелде”!

30 нчы сентябрь, Тинчурин театрында Татарстанның халык артисткасы Люция Фарсинаны искә алдылар.

Музей мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова тамашачыларны артистның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнова Фарсиннар гаиләсенә аерым тукталды: “Люция һәм Фердинанд Фарсиннар театрда бергә эшләделәр. Аларны берничек тә аерым әйтеп булмый. Бик талантлы артистлар иде, матур образлар иҗат итеп тамашачы күңелен яуладылар. Алар эшләгән еллар халык телендә “Фарсиннар театры” дип йөртелде, бу, әлбәттә, тамашачының аларга карата булган хөрмәтен күрсәтү иде”.

Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев Люция Фарсинаның талантлы артист булуына басым ясады. “Нинди генә рольгә алынса да, ул тудырган образлар югары дәрәҗәдә башкарылды. Бер генә ролен атап үтәм, Җ.Җаббарлы “Сулган чәчәкләр” спектаклендәге Пәрә образы бүген дә күз алдыннан китми, искиткеч итеп уйный иде”.

Татарстанның халык артисткасы Ләлә Миңнуллина: “нинди артист иде соң Люция Фарсина дигән сорауга Ф.Бурнашның “Таһир-Зөһрә”сендә уйнаган Зөһрә дип җавап бирер идем. Искиткеч талант иясе, бик чибәр иде. Аның кебек артистлар сирәк очрый. Ул барыбызга да үрнәк булды, тәрбияле, югары культуралы шәхесләр иде Фарсиннар!”.
Татарстанның атказанган артисткасы Люция Галләмова гастрольләрдә булган кызыклы вакыйгаларны тамашачыларга җиткерде.