90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Әле гафу итмәдем…” (Автор – Лилия Локманова, Чыганак – “Шәһри Казан” газетасы)

«Әйдә барыйк, кызлар карыйк»: Резеда Төхфәтуллинаның иң «топовый» роле шул спектакльдә булгандыр, мөгаен. Биредә ул актриса да, җырчы буларак та ачыла.

«Ходай бүләген куллану рәхәт икән»

Аңа карасаң, 50 яшь бирерлек тә түгел. Хәтта сөйләшеп утырганда да ул гәүдәсен һәрвакыт төз тота, йөзендә һәрвакыт елмаю. Нинди генә тема кузгалтсак та.

– Яшь булыйм дип, гомеремдә дә битемә әллә ниләр кадатканым булмады. Косметологларга да бер-ике генә бардым. Ходай биргән әйберне куллану җиңел, рәхәт икән ул. Бөтенесе ашаганны ашыйм, әмма тазармыйм. Минем әни тулы гәүдәле иде, апам да шундый. Ә менә әти сылу гәүдәле, әтидән бирелгән геннардыр бу миңа, – дип шатлана актриса.

Әйе, артист кеше өчен төс-кыяфәт, буй-сын һәрвакыт матур, сылу булу мөһим. Сәхнә матурлыкны ярата дигән гыйбарә юкка гына әйтелмәгән бит.

Авылдан, артист булам, дип 15 яшендә чыгып киткән Резеданы алда кызыклы да, сынауларга да бай тормыш көтә. Авыр вакытларда сынмас өчен, генетик яктан ныклы булып туу кирәктер, ди ул.

– Артист буласы килде. Әни бик күп газеталар алдыра иде. «Татарстан яшьләре»нең бер почмагында Казан театр училищесына студентлар кабул итү буенча игъланны күреп алдым. Күрдем дә, чыгып та киттем. Ул вакытта телефон да, укытырлык әллә ни акчасы да булмады. Бауман урамында телефон будкасы бар, шуннан әнигә шалтырата идем. Берсендә ун көнләп кайтып булмады авылга. Шалтыраттым да: «Исәнмени сез?» – диде әни. Аның ул халәтен инде үзең әни булгач кына аңлыйсың икән, – ди Резеда ханым.

Кызганыч, аның әтисе Резедага 12 яшь булганда, ә әнисе исә артистның улы тугач озак та тормый китеп бара.

«Юк» дигәнне белмим»

Һәрвакыт елмаеп торса да, Резеда Төхфәтуллинаның тормышы җиңел генә бармый. Ул ике тапкыр кияүдә була. Ике очракта да тормышы барып чыкмый.

Беренчесе – яшьлек мәхәббәте. Тик тормышны үзе генә тартып бару аны ялыктыра һәм 3 яшьлек улын алып, иреннән китә.

– Хәзер ул әйберләрне эшләмәс идем. Яшь чакта бик күп авантюрага, бик күп адымнарга барасың икән. Ул чагында мин, алда гел яхшы гына булачак, дип яшәгәнмен, артка борылып карау турында уйлап та карамаганмын. Кая барганымны да белмичә, үз-үземә ышанып эш иткәнмен. Әгәр дә бер генә тамчы булса да беренче иремә ышанычым булса, мин бала күтәреп урамга китмәгән булыр идем. Нигә киттем икән дип бер генә дә үкенгәнем булмады, – ди Резеда ханым.

Мондый көчле холыклы булуы геннардан гына түгел, ә мишәр кызы булуына да бәйледер, мөгаен. Әлки якларында туып-үскән артист уйлаганын эшләми калмый.

– Теләгемә һәрвакыт ирешергә тырышам. Барам, сөйләшәм, үземә кирәген алып кайтам. Беркайчан да кире борылып кайтканым, теләгемә ирешми калганым юк. Ходай яратадыр инде мине, Ул ярдәм итәдер, дим. Холкымда да мишәрлек бар инде. Бар нәрсә дә ак та, кара да гына була алмый, әзрәк «сыгылмалырак» булыр­га да кирәк. Миңа менә шул җитеп бетми, мишәрлек шунда харап итә. Әгәр дә миңа кистереп «юк» диләр икән, ул чагында инде ялынып йөргәнем юк, – ди Резеда ханым.

«Уйламаган бер көнем юк…»

Мишәр кызы булса да, аңа да тормышында «юк» диюче табыла һәм шул бер «юк» аның бөтен тормышын 180 градуска үзгәртә. Икенче тапкыр кияүгә чыгып, тормышлары җайлангач кына, ире гаиләсен ташлап китә.

– Ялынып та, тормышны яңа баштан корыйк дип тә, кире кайтара алмадым инде. Аны әле дә кичерә алмыйм. Йөрәк барыбер әрни, сык­рый, яна, рәнҗи. Вакыт узган саен, бераз онытыла инде. Әмма көнгә бер генә тапкыр булса да аны уйламый калганым юк. Ул бит алай булырга тиеш түгел. 13 ел бит ул! Шул мишәрлек холкымы, үз дөньямны, горурлыгымны таптап узгангамы, аны гафу итә алмыйм. Инде 15әр сәгать самолетта очып барганда хатлар язып, ул хатларны ташлап калдырганым да булды. Яратып онытыла алмавым түгел, ә кичерә алмыйча оныта алмыйм. Ходайдан да, оныттыр аны, дип сораганым бар, әмма юк, булмый. Алай яшәргә ярамый, җибәр, диләр. Минем аны онытасым, җибәрәсем килә, барып чыкмый, – ди җырчы.

Алар бик матур яши. Миңа аның белән җиңел иде, ди Резеда үзе дә. Шул яхшы яшәгәнгә оныта алмый да, күрәсең. Улы да икенче иренә «әтием», дип дәшә. Малай аның белән үсә. Әмма ничек кенә булмасын, ир-ат хатынының баласын ничек кенә яратмасын, алар барыбер каннары бер булган бала белән әти сыман була алмый, дигән нәтиҗәгә килгән Резеда Төхфәтуллина.

– Улым үз атасына охшаган. Әзрәк кенә минем сыйфатларны да алган булса икән. Бигрәк тә, бераз мишәрлек күчсә иде. Кеше белән сөйләшә белү, үз-үзен күрсәтү, артистлык бирелгән. Басып йөрүләре, кыланмышлары – анысы әтисенеке инде. Улыма июньдә 30 яшь тула, башында ниләр бардыр, бик күп сөйләшми. Өйләнү турында да сөйләнгәне юк үзенең. Минем кебек мишәр холыклы, кулда тотып тора алырдай, яхшы хатын насыйп итсен инде үзенә, – дип тели актриса.

Резеда Төхфәтуллина йомшак күңелле, урамда йөргән хуҗасыз этне дә кызгана торган кеше. Әмма тәвәккәллек аңарда җитәрлек. Киленем дә булса шундый булсын, ди.

«Хыянәткә бара алмыйм»

– Хыянәткә сәләтле түгелмен, үземне бик тугры кеше дип саныйм. Минем кияүгә чыгарга да мөмкинлегем бар. Әмма кеше белән хәтта болай гына да аралаша алмыйм. Хәзер кияүгә чыгып, өйләнешеп, кемнеңдер өенә барып торуны инде хәзер күз алдыма да китерә алмыйм. Бәлки әле үз кешемне очратмаганмындыр, – ди Резеда.

Авырлыклар кешене һәрвакыт көчлерәк, ныграк итә. Үз-үзеңә башкачарак карый башлыйсың, башка төрле сәләтләреңне ачасың.

– Беренче вакытта үземне кирәкмәс, чүпрәк сыман хис итә идем. Кешенең үз-үзенә бәясе бик нык төшә икән ул вакытта. Берзаман миндә ниндидер үзгәреш булды һәм үземне элеккегә караганда да күбрәк хөрмәт итә, ярата, үземә шәхес итеп карый башладым. Үземне түбәнсетергә берәүгә дә ирек бирмәячәкмен. Нәкъ менә аерылышканнан соң үз-үзем белән гармония­дә яши башладым, – ди актриса.

Иҗат кешесе өчен мондый үзгәрешләр аеруча да авыр бирелә. Чөнки андыйлар хисчәнрәк, хыя­лыйрак бит.

– Берсендә репетициядән башка чарага киттем. Карыйм, кофтам кире ягы белән киелгән. Кая ничек барасың, ничек кайтасың, андый вакытта үзең дә аңламыйсың икән. Әлфия апа Авзаловаларны утыртып, Оренбургларга кадәр концертларга алып йөрдем. Хәзер, ни булса да, ул эшләрне эшләмәс идем. Баш китә икән ул андый вакытта. Нинди генә очракта да, туганнарың белән дус-тату яшәргә кирәк. Ул авыр вакытларда миңа апам бик нык ярдәм итте. Ахирәтләр була инде ул, әмма алар берничек тә сиңа таяныч була алмый, – дигән фикердә Резеда Төхфәтуллина.

Хәзерге вакытта ул үзен бәхетле хатын-кыз итеп тоя. Әмма иң зур бәхете әле аны алда көтәчәгенә дә өметен өзми…

Автор – Лилия Локманова;
Чыганак – “Шәһри Казан” газетасы, http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/le-gafu-itmdem