90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры “Әлфия” драмасын тәкъдим итте!

15 нче сентябрь, 16.00 сәгатьтә, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Илгиз Зәйниевнең “Әлфия” драмасын тәкъдим итте. Легендар җырчы турындагы спектакль берәүне дә битараф калдырмады. Соңыннан, артистлар һәм танылган театр тәнкытьчеләре белән фикер алышу булды.