90 СЕЗОН

Яңалыклар

Һаман хәтердә….

Бүген бөек татар композиторы, җырчы һәм актриса Сара Садыйкованың арабыздан китүенә 35 ел булды. Ул халык күңелендә лаеклы урын алган җырлар белән беррәттән, төрле елларда театрыбызда куелган А.Вәлиевнең “Вәгъдә”, В.Мәҗитовның “Саф йөрәкләр”, А.Гыйләҗевның “Шомырт чәчәк атканда”, И.Юзеевның “Бөркетләр кыяга оялый”, Р.Батулланың “Туйлар узгач”, Ф.Яруллинның “Әнә килә автомобиль”, М.Гафуриның “Кара йөзләр”, Х.Вахитның “Кияүләр” спектакльләренә дә көйләр яза.
Үлемсез көйләре белән татар музыкасының алтын фондын баеткан беренче профессиональ татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкованың рухы шат булсын!