90 СЕЗОН

Яңалыклар

Яз Гүзәле (“Мәдәни җомга”, автор – Миләүшә Галиуллина)

Ягымлы язларда дөньяга килсә дә, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшина табигатьнең бөтен фасылларын үзенчә ярата.

Ул дөньяга яз башында, адәм баласының күзе бертөрлелектән туеп, үләннең яшеллеген, чәчкәләрнең кызыл, сары, шәмәхә төсләрен, күкнең зәңгәрлеген сагынган вакытта килә. Әти-­әнисе аңа Гүзәл дип исем куша. Кызларының Гыйльфановлар гаиләсе һәм Актаныш районы Яңа Җияш авылы бизәге генә булып калмыйча, татар театр сәхнәсенә ямь өстәр шәхескә әйләнәсен ул вакытта күз алларына да китермиләр әле. 


Сигезенчене тәмамлап, Казанга театр училищесына укырга китүче Гүзәлләрен пристаньнән кул болгап озатып калганда да, артист буласына ышанмыйлар. Бик яшь әле, туган нигездән еракта озак яши алмас, сагынуга түзә алмыйча әйләнеп кайтыр, диләр. Яшь күңел, теплоход кузгалткан елга суы сыман, бер дулар да, тынар, дип кызлары белән озакламый кабат күрешүгә өмет баглыйлар. Әмма Казанны бер күргәч, аннан аерылып буламы соң?!

Укуы җиңел булмагандыр, чөнки татар мәктәбеннән соң унынчы-унберенче сыйныфлар программасын русча укыйсы бар. Гүзәл Свердлов урамындагы ике катлы хәрабә йортка фатирга керә. Мичкә ягасы, су ташыйсы була. Шуның өстенә фатир хакын түләп тору өчен акча эшлисе. Һәм шул ук вакытта, берсен дә калдырмыйча, театрдагы спектакльләрне карап барасы. Әмма күңелне әсир итеп җемелдәгән сәхнә утлары авырлыкларга бирешмәслек көч бирә.

Укуын тәмамлагач, Гүзәл күчмә театр труппасына кушылып, иҗат эшенә чума. Һәм беренче артистларыбыз Гыйззәтуллина-Волжская, Кариевләр сыман шәһәрдән-шәһәргә, авылдан-­авылга йөргәндә театр сәнгатенең асылына төшенә. Ерак авылларда гомер итүче милләттәшләребезгә мәгърифәт нурын ирештереп, артист халкының нинди олы хезмәт башкаруын аңлый. Хезмәтеңнең зурлыгын аңлаган саен, авырлыкларга чыдамрак буласың, күрәсең. Айлар буе хасият күрмичә, кеше йортларында, кунакханәләрдә яшәүләр, көзге пычрак юлларда батып калулар, кышкы салкыннарда туңулар… Шулай да артистка Гүзәл Гарәпшина элеккеге озын-озак гастрольләрне сагынып сөйли. Сәхнә корифейлары Гата Нуруллин, Сания Исмәгыйлева, Люция һәм Фердинанд Фарсиннар, Роза Хәбибрахманова, Наил Шәйхетдинов, Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар белән бергә бер икмәкне бишкә бүл дә, сагынма, имеш. Ә гастрольләрдә булган кызык та, гыйбрәтле дә хәлләрне сөйләр өчен бер гомер җитмәс, мөгаен. Шулай бервакыт Буа районында спектакльләр куеп йөриләр. Мөнирә Шаһидуллинага туганнары бер капчык бәрәңге биреп җибәргән. «Бәрәңгене ничек алып кайтып җиткерермен», – дип Мөнирә апа кайгыра икән. «Ник үзеңә шофер ир сайламадың соң», – дип шаярта шул вакыт артистка Люция Галләмова. Сүз уңаеннан, Гүзәл Гарәпшинаның ире Мәсгут тә, Люция Галләмованың ире дә театрда шофер булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Ә Мөнирә Шаһидуллинаның ире Тәүфыйк абый – ул вакытта музыка  бүлеге җитәкчесе. Люциянең шаяртуын ишетеп, Тәүфыйк абый көлеп җибәрмәсенме. «Ник көләсең, Тәүфыйк абый?» – дип сорыйлар моннан. «Соң Мөнирә апагыз кияү сайлаганда театрда шофер булмаган, сыерга утырып йөргәннәр», – ди икән. Сыерларга түгел, ат арбаларына утырып йөргәннәр, әлбәттә. Ләкин шушы кечкенә генә сөйләшү театр артистының тормышын ачыграк күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Театрда үзләренә пар тапкан сәнгатькәрләр күпме?! Күренекле артист Наил Шәйхетдиновның хатыны Миңнегөл апа театрда эшли. Нуретдин Нәҗмиевнең тормыш иптәше Сания ханым гомере буе театрда хезмәт итә. Зөләйха Хәкимҗанова Әстерханнан кадәр килеп мәхәббәтен күчмә театрда тапты. Күпләрнең сәхнә тузанын сулап үскән балалары үзләре артист булып китте. Миңнегөл һәм Наил Шәйхетдиновларның кызы Миләүшә Шәйхетдинова, Сания һәм Нуретдин Нәҗмиевләрнең кызы Рузилә Нуриева һәм башкалар. Шулай иңгә-иң тотынышып бергә барганда гына сәнгатьтә калып була торгандыр. Яныңда аңлаучы, хезмәтеңне хөрмәт итүче ирең булса, иҗат итүе дә җиңелрәк. Шөкер, бу җәһәттән Гүзәл Гарәпшина – бәхетле артистка.

Күчмә театрның корифейлары белән көн саен күрешү, аралашу, бер сәхнәдә уйнау артистка Гүзәл Гарәпшинаның күңелен баета, талантын чарларга мөмкинлек бирә. Бүген зур хыялы – театрда өлкән артистларның рухын сак­лау. Заман шаукымына бирелеп, Тинчурин театры элек-электән килгән халыкчанлыгын һәм тормышчанлыгын югалтмасын, Исламия Мәхмүтова, Наил Шәйхетдинов, Роза Хәбибрахманова һәм башка артистларыбызның иҗаты эзсез югалмасын, яңа килгән яшь артист, режиссерлар күчмә театрның дистә еллар буена тупланган традицияләрен хөрмәт итсен иде, дип тели. Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин һәм башка язучыларыбызның татар тормышыннан алып, кеше табигатен тирән тоемлап язылган матур телле әсәрләренә ни җитә?! Шундый әсәрләр күбрәк сәхнәләштерелсә, классикларыбызның мирасы да сакланыр, театр сәхнәсеннән тел, моң китмәс иде, ди. Гүзәл Гарәпшина үзе иртәгә матур гомер бәйрәмен иң яраткан спектакльләренең берсе – Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм» белән билгеләп үтәчәк. Анда ул Әкълимә ролен башкара.

Артист халкының элеккеге бөек­леге югала баруына да борчыла актриса. “Артист серле булып калырга тиеш”, – дип өйрәттеләр безне, ди. Элек спектакльләрдән соң артистларга клубтагы күңел ачуга калырга рөхсәт итмәгәннәр, сәхнә костюм­нарын салып атып, тамашачы белән бергә биесә, күңел ачса, спектакльнең сере югала, дия торган булганнар. “Без укыганда артистларны өч елга бер укытып чыгаралар иде, хәзер һәр ел саен артист, җырчылар диплом алып чыга”, – дип тә бу җәһәттән борчылуын белдерде Гүзәл ханым.

Ягымлы язларда дөньяга килсә дә, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшина табигатьнең бөтен фасылларын үзенчә ярата. Һәм нәкъ шулай ук тормышын язга-көзгә бүлмичә, Аллаһ бирмеш һәр көннән тәм табып яши белә. Театрга аяк бас­кан чорда сәхнә җимертеп яшь героиняларны уйнаган иде. Разил Вәлиев әсәре буенча куелган «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!» музыкаль спектаклен 31 декабрь көннәрендә өчәр тапкыр башкарган вакытлар булды. Хәзер исә акрын гына өлкәннәр роленә күчә бара. Иҗатының башланган мәлендә яшьлекне ничек ут уйнатып гәүдәләндергән булса, бүген шулай ук очкыннар чәчеп татар карчыкларын уйный. К.Тинчурин әсәре буенча куелган «Назлы кияү» спектаклендә Гүзәл Гарәпшина башкаруындагы яучы Җиһан карчыкка гашыйк булмыйча мөмкин түгел. Шул ук драматургның «Сүнгән йолдызлар» әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакльдә Фәрхи әби – бөтенләй башка характердагы персонаж, кеше кайгысыннан файдаланып тормышта үз файдасын каерып яшәүче кара эчле, елгыр карчык. Г.Гарәпшина аны да мул төс-буяуларга төреп сурәтли. Хәер, башкача булдыра алмый да. Гүзәл дөньяга ямь тарату өчен килгән бит. Һәр гомер фасылының исә – үз яме.

Автор – Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Чыганак – “Мәдәни җомга” газетасы; http://madanizhomga.ru/news/shn/yaz-gzle

Дата: 08.03.2021