90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Ядәч! Исемдә!» спектакле «Тантана» республика театраль премиясе номинанты

Тинчурин театрының «Ядәч! Исемдә!» спектакле (режиссеры Сәрдәр Таһировский) быелгы «Тантана» республика театраль премиясенә берьюлы дүрт номинациядә дәгъва итә.

Спектакль үзе «Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә, театр актеры Фәрһәд Мөхәммәтҗанов – «Дебют» (Сәрдәр роле өчен), Зөлфия Вәлиева – «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» (Римма (Рамон) роле өчен) һәм Зөлфәт Закиров «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә (Илнур роле өчен) җиңүгә дәгъва кыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» театраль премиясе лауреатлары 27 март — Халыкара театр көнендә А.Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

«Тантана» театраль премиясе ТР Мәдәният министрылыгы тарафыннан гамәлгә куела. Ул театр эшлеклеләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә. Быел премия конкур нигезендә «Дебют», «Иң яхшы эпизодик роль», «Иң яхшы курчак театры актёры», «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле», «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле», «Намус һәм тугрылык», «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (балет, заманча хореография, пластик спектакль)», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Иң яхшы ир-ат роле», «Актёрлар ансамбле», «Иң яхшы балалар спектакле», «Кече формадагы иң яхшы спектакль», «Зур формадагы иң яхшы спектакль», «Иң яхшы музыкаль спектакль», «Эксперимент» номинацияләре буенча бирелә.

Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе

«Ядәч! Исемдә!» спектакле «Тантана» республика театраль премиясе номинанты «Ядәч! Исемдә!» спектакле «Тантана» республика театраль премиясе номинанты «Ядәч! Исемдә!» спектакле «Тантана» республика театраль премиясе номинанты «Ядәч! Исемдә!» спектакле «Тантана» республика театраль премиясе номинанты «Ядәч! Исемдә!» спектакле «Тантана» республика театраль премиясе номинанты