90 СЕЗОН

Яңалыклар

Юбилей уңаеннан…

Юбилей уңаеннан…

3 нче февральдә Татарстанның атказанган артисткасы Илсөяр Сафиуллина үзенең юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, Тинчурин театры музеенда озак еллар театрыбызда эшләгән, кабатланмас уены белән тамашачылар күңелен яулаган артисткабызның иҗатына багышланган күркәм чара узды. Әлеге чарада музей мөдире Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова тамашачыларны Илсөяр Миңнур кызының иҗатындагы мөһим вакыйгалар белән таныштырды.