90 СЕЗОН

Яңалыклар

ЭДВАРД АБДУЛЛАҖАНОВ: ТАТАРСТАНДА ЯХШЫ ТЕАТРЛАР КҮП, Ә КДЭУДА МЕНӘ ДИГӘН СӘХНӘ!

17 майда Казан дәүләт энергетика университетында Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Театр көне узды.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан дәүләт энергетика университетының актлар залы сәхнәсендә «Беренче театр» комедиясен күрсәтте. Студентлар спектакльгә билетларны «Пушкин картасы» буенча сатып ала алды. Татар театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасындагы вакыйгаларны XX йөздән XXI гасырга күчереп, режиссер Илнур Гарифуллин, ирония һәм комедия аша XX йөздә формалашкан татар мәдәнияте үсешенә каршы чыгучылардан көлә.

Тамашачыларны һәм кунакларны Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм КДЭУ ректоры – ТР Дәүләт Советы депутаты Эдвард Абдуллаҗанов сәламләделәр.

«Бүген без беренче тапкыр театр көнен шулай зурлап билгеләп үтәбез. Тик мин бу традициягә әверелер дип ышанам. Татарстанда яхшы театрлар күп, ә безнең университетта искиткеч сәхнә белән искиткеч зал бар», – дип билгеләп үтте Эдвард Абдуллаҗанов.

КДЭУ ректоры артистларга һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җитәкчелегенә спектакльне күрсәтү өчен Казан энергоуниверситетын сайлаганнары өчен рәхмәт әйтте һәм алга таба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

«Спектакльне карарга өлкән буын вәкилләре генә түгел, яшьләрнең дә килүе бик сөендерә. Чөнки милли мәдәният буыннан буынга күчкәндә генә яши һәм үсә. Казан дәүләт энергетика университетының, техник югары уку йорты булуга карамастан, студентларга рухи һәм мәдәни тәрбия бирүгә зур игътибар итүләре күңелле хәл. Чөнки мәдәният һәм сәнгать, бигрәк тә театр, шәхесне үстерүдә бик мөһим роль уйный», – дип ассызыклады Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Ул Эдвард Абдуллаҗановка хезмәттәшлек, театр сәнгатен, традицияләрен үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

К. Тинчурин театрының матбугат хезмәте

ЭДВАРД АБДУЛЛАҖАНОВ: ТАТАРСТАНДА ЯХШЫ ТЕАТРЛАР КҮП, Ә КДЭУДА МЕНӘ ДИГӘН СӘХНӘ! ЭДВАРД АБДУЛЛАҖАНОВ: ТАТАРСТАНДА ЯХШЫ ТЕАТРЛАР КҮП, Ә КДЭУДА МЕНӘ ДИГӘН СӘХНӘ! ЭДВАРД АБДУЛЛАҖАНОВ: ТАТАРСТАНДА ЯХШЫ ТЕАТРЛАР КҮП, Ә КДЭУДА МЕНӘ ДИГӘН СӘХНӘ! ЭДВАРД АБДУЛЛАҖАНОВ: ТАТАРСТАНДА ЯХШЫ ТЕАТРЛАР КҮП, Ә КДЭУДА МЕНӘ ДИГӘН СӘХНӘ! ЭДВАРД АБДУЛЛАҖАНОВ: ТАТАРСТАНДА ЯХШЫ ТЕАТРЛАР КҮП, Ә КДЭУДА МЕНӘ ДИГӘН СӘХНӘ! ЭДВАРД АБДУЛЛАҖАНОВ: ТАТАРСТАНДА ЯХШЫ ТЕАТРЛАР КҮП, Ә КДЭУДА МЕНӘ ДИГӘН СӘХНӘ! ЭДВАРД АБДУЛЛАҖАНОВ: ТАТАРСТАНДА ЯХШЫ ТЕАТРЛАР КҮП, Ә КДЭУДА МЕНӘ ДИГӘН СӘХНӘ! ЭДВАРД АБДУЛЛАҖАНОВ: ТАТАРСТАНДА ЯХШЫ ТЕАТРЛАР КҮП, Ә КДЭУДА МЕНӘ ДИГӘН СӘХНӘ! ЭДВАРД АБДУЛЛАҖАНОВ: ТАТАРСТАНДА ЯХШЫ ТЕАТРЛАР КҮП, Ә КДЭУДА МЕНӘ ДИГӘН СӘХНӘ!