90 СЕЗОН

Яңалыклар

Шамил Идиатуллин белән очрашу!

18 нче сентябрь, 15.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда, Фестиваль кысаларында, Россия журналисты, язучы, ике тапкыр “Большая книга” Милли әдәби премия лауреаты Шамил Идиатуллин белән “Театр, кино и современная литература: точки соприкосновения и взаимного обогащения“ дигән темага матур очрашу үтте. Чарада танылган язучы кино һәм театр сәнгате турындагы фикерләре белән уртаклашты, катнашучылар белән аралашты.