90 СЕЗОН

Яңалыклар

Чәй өстәле артында очрашу!

30 нчы июнь, 17.00 сәгатьтә, театр музеенда “Галәм. Әгъләм” шигъри-музыкаль спектакленең премьерасы уңаеннан, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның иҗатына һәм биографиясенә бәйле чәй артында очрашу үтте. Чарада күренекле язучылар, артистлар, атаклы шагыйрьнең якыннары катнашты. Очрашуны театрның музей мөдире Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова оештырды һәм алып барды.