Яңалыклар

Чылбырлы өч әкият

Тәрҗемә әсәрләре өчен иң мөһиме ‒ аның тамашачыга якын, аңлаешлы булуыдыр. Татар сәнгатендә телнең аңлашылмавы, яки катлаулы булуы аркасында берике сезон уйналып төшеп калган спектакльләр шактый. Тамашачы көчәнеп, «нәрсә диде соң әле ул?» дип интегеп утырмый, тора да чыгып китә. Я бөтенләй килми. Сәрдәр белән Илфакның редакциясе уңышлы булган! Кәрим Тинчурин тексты белән яңа өстәмәләр аерылмый. Афәрин! Спектакльнең башыннан ахырына кадәр колакны кисә торган артык сүзләр, аңлашылмый калган өлешләр очрамады. Алар хәтта Тинчурин әсәрен кыскарткан, бары тик төп, мәгънә салынган өлешләрен калдырган. «Су сибү» булмады кебек. Тукталып, сөйләшеп торган бер генә мизгел юк. Бар да хәрәкәттә. Хәтта күп сүзле табышмаклар сәхнәсе дә биюләр белән эшләнгән. Статика юк диярлек. С. Таһировскийның «Хан кызы Турандык» спектаклендәге сәхнә закончалыкларына буйсынмаган алымнары сәхнәгә генә сыймый, барлык залны тутырып, тамашачыларны да вакыйгаларга алып кереп китә ‒ бу үзе әкияти могҗиза булды. Премьерага карата иң зур кызыксыну тудырган әйбер: заманага ярашлымы (актуальлеге), декорация, музыка, киемнәр, нәрсәгә басым ясалачак? Һәм иң зур сорау: 2012 нче елны Галиәсгар Камал театрында Кытай режиссёры Ма Джэньхон тарафыннан куелган «Хан кызы Турандык» спектакленнән ул нәрсә белән аерылачак? Хәер, бу сорауга җавапны алдан биреп кую яхшырак булыр. Эчтәлеге бер үк булса да, икесе ике төрле спектакль. Бөтенләй ике төрле. Тышкы кыяфәтеннән алып, уйнау манерасына кадәр. Монда тәрҗемә авторларының төрле булуы зур роль уйный. Г. Камал театрындагы «Хан кызы Турандык» әсәрен талантлы шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин шигъри юллар белән тәрҗемә итә. Венгр режиссёры С. Таһировский үзенчәлеге нәрсәдә булды соң? Бу куелышта ул үзенең хезмәттәшләре рәссам Анна-Мария Купаж һәм композитор Бакк-Давид Ласлога һәм хореограф Марсель Нуриевка мөрәҗәгать итә.

Беренче карашка күзгә ташланганы ‒ тамашачы залыннан алып сәхнә артына кадәр сузылган лампочкалы 3 чылбыр һәм бер кечкенә генә алтын урындыктан башка декорация булмавы. Бу режиссёр белән рәссамның ялкаулыгы түгел, ә, киресенчә, фантазиягә юл ачуы. Тамашачыга хыялланырга ирек бирүе. Монда бернинди киртәләр юк. Кытай халык җырлары белән беррәттән, джаз стилен һәм бераз татар чалымнарын керткән көйләр, тар диварларга сыймый, тамашачыны серле әкият иленә алып китә. Бигрәк тә тамашачы күңеле белән дирижёрлык итә белгән, кирәк чакта басым ясап, кирәк җирдә серлелек тудыручы Илнур Байназаров барабаннары ярдәмендә. Хәер, моннан тыш кызыл диван да сәхнәгә чыгып керә. Аның белән ни әйтергә теләгәннәрен һәркем үзенчә аңлый… Трагикомедиянең чолганышта булуы, язмышларның йомгак кебек бөтерелеп чияләнүе һәм ахырдан бар да сүтелеп тәртипкә килүе, сәхнәдәге әйләнә ярдәмендә ачыла. Әйтерсең лә артистлар әйләнми, ә җир шары үзе әйләнә. Вакыт уза, тарих булып кала һәм төп каһарманның аяусыз язмышын мизгел эчендә күз алдыннан үткәреп җибәрә. Ирексездән үзеңнең үткән гомереңә әйләнеп карыйсың. Спектакльнең эчке халәтен көйләр генә түгел, хор да төрләндереп җибәрә. Бу исә төп геройларның хис-кичерешләре белән тәңгәл килмәгән аяусыз «көтү», ягъни үз фикере булмаган халык белән каршылыгын ача. Шул ук вакытта, хор җитәкчесе ярдәмендә без бу вакыйгаларның ниндидер югары көч ярдәмендә күзәтелеп торуын тоябыз. Язмыш үзе барын да чамалап, карап тора шикелле. Һәм язмыштан узмыш юк. Ярый әле Халәф язмышына мәрхәмәтле булганнар. Юкса, күп кенә шаһзадәләр башсыз кала бит.

Турандык ‒ үз бәхете өчен көрәшүче көчле хатын-кыз. Ул бер генә ирне дә кабул итми. Аның ирләргә кол булып, үз фикерен әйтә алмаган мескен хатын буласы килми. Казан театр көллиятенең 4 нче курс укучысы Адилә Хәсәнова Турандыкны көйсез, энәле, көчле һәм горур итеп тасвирлый. Автор тарафыннан бирелгән тәҗрибәле хатын белән Адиләнең Турандыгы, үзенең кирелеге һәм самимилеге белән аерыла. Ул тере һәм янып тора. Әле яңа гына актриса булып килгән кызның 10-20 еллык тәҗрибәсе булмау кимчелек тоелса да, «штамплары» булмау ышанырга мәҗбүр итә. Күрәсең, режиссёрның басымы да яшьлеккә, самимилеккә һәм кансыз ханбикәнең эчкерсез булуына ясаладыр. Әйткәнемчә, ике капма-каршы төшенчәне берләштерүендә.

Халәф ‒ тирән белемле, күп авырлыклар кичкән, көчле холыклы, Ногай шаһзадәсе. Ул мәхәббәте өчен үлемнән дә курыкмый максатына ирешүче каһарман. Ул үз холкына ир-егетләргә хас егәрлек, максатына тугрылык, кырыслык һәм шул ук вакытта чиста йөрәкле булу сыйфатларын сыйдырган. Болар бар да Халәфне чын каһарман итә. Алмаз Муллаяновның Халәфе бу төшенчәләргә туры киләме соң? Театр көллиятенең 4 нче курс укучысы, Адиләнең курсташы Алмаз Тинчурин театрында инде өченче спектаклен чыгара. Аны кырыс урам малае итеп «Ядәч. Исемдә, Бер гаилә трагикомедиясе»ндә күргән идек. Халәфнең көчле, кырыс булуында шигебез юк. Ә менә ярата белүе яңалык булды. Спектакль башында иң элек көрәшү сәхнәсендә күренгән көчле егет, чыннан да, мәхәббәт алдында тез чүкте. Ул төрле. Әле кабынып ярсып китә, әле башын югалткан гашыйкка әйләнә. Тик шул вакытта хискә бирелеп, тавышының үз янында гына калуы тәҗрибә җитеп бетмәүдәдер. Карап торышка чибәр генә егетнең күзләрендә инде йолдызлык чаткылары да күренә. Әкият өчен бу килешеп тә тора кебек. Шаһзадәләр алар кәпрәйгәнрәк була. Тик Халәф белән Алмазның кәпрәюе шактый гына аерыла. Хәер, яшьлектә дә янмасаң, тагын кайчан балкырга?..

«Яшьләргә нишләсә дә килешә», диләр өлкәннәр. Уйнасыннар, сәхнә яшьләрне ярата. Иң мөһиме ‒ алар яңалыкка ачык. Бераз куркуларын җиңсәләр, Тинчурин театрының якты йолдызы булулары ихтимал. Вакыт күрсәтер, ә без өметләнәбез. Тамашаның тагын бер яме булып гади генә әкиятне дель арте комедиясенә әверелдергән Акбулат ‒ Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин, Накамура ‒ Татарстанның халык артисты Рамил Минханов, Бәрәкалла ‒ бик өметле Зөлфәт Закиров һәм Туруфутдин ‒ театрның иң биек артисты Салават Хәбибуллиннарны әйтми калырга ярамый. Чөнки алар кайнар ялкынга салкын су сипкән кебек тәэсир итә. Алар чыккач тамаша үзгәрә. Битлекләре жанрны гына чагылдырмый, ә бу канлы вакыйгаларны аерым бер юмор хисе белән ача. Ә аларның мизгел эчендә тамашачы белән турыдан-туры элемтәгә керүе гади генә сорауларны гомумкешелек проблемалары дәрәҗәсенә күтәрә. Ә ул хлопушкалар! Кайбер тамашачылар әйтмешли, «йөрәкне яра яздылар», ирексездән сикереп куясың. Өстән коелган акчалар матур булса да, тын сәхнәләрдә кинәт шартлаган хлопушкалар артыграк иде. Бу да Сәрдәр Таһировскийның тамашачыны энә өстендә утыртуга корылган бер алымыдыр.

Картлар әйтмешли, «театрны матур уйныйлар». Әйе, бу чыннан да битлек артына яшеренеп театр уйнау иде. Ул үзенең тарихи башлангычы ‒ Италия стилен алган, заманча режиссёр алымнары (фишкалар) белән сугарылган, канлы мәхшәргә елмаю аша күз салган әкият, музыкаль трагикомедия! Миңа калса, Сәрдәр Таһировский үз бурычын яхшы үтәгән. Төймәләрне бер дисбегә җыйган. Менә шул дисбеләр чәчелеп китмәсме дә, халыкка кирәге чыгармы? Боларның барысын да вакыт күрсәтер. Ә әлегә бу тамаша Тинчурин театрының соңгы еллардагы иң яхшы эшләренең берсе!

Автор: Альбина Хөсәенова

Чыганак: “Сәхнә” журналы