90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән театраль сезонны яба

«Ал яулык, зәңгәр шәл» өч пәрдәле операсы – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Умай» опера лабораториясе эшчәнлек нәтиҗәсе. «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы 30 июньдә булачак.

«Умай» лабораториясенең эшчәнлек нәтиҗәсе буларак татар телендә өч кыска камера операсы язылды. Опералар татар хатын-кызларының татар мәгърифәтенә һәм тарихи үзгәртеп коруларга керткән өлешенә багышлана.
«Умай» лабораториясе Татарстан Республикасында беренче тапкыр татар мәдәниятендә хатын-кызның тоткан ролен һәм хатын-кызның дөньяга карашын чагылдыра.

«Умай»татар театры тарихында беренче феминистик лаборатория. Опера лабораториясе Татарстан Мәдәният министрлыгының үсеш стратегиясе кысаларында оешты һәм мәдәни, тарихи истәлекләрне өйрәнүгә, шулай ук төбәк тәңгәллеген яклауга юнәлдерелде.

Беренче операның сюжеты – татар мифологиясеннән, икенчесе – узган гасыр башындагы, ягъни җәдитчелек чорындагы татарларның тормыш-көнкүрешеннән алынган, өченче операда исә хәзерге заманның көрәшче хатын-кызларының язмышы чагыла.

«Умай» опера лабораториясенең кураторы, Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов фикеренчә, операның исеме татар традицияләре, моң һәм хатын-кызны чагылдырган «яулык», «шәл» белән бәйләнгән.

«Операның өч өлешендә дә хатын-кыз темасы тора. Мисал өчен, өченче бүлек мәгариф, мәктәп системасына, традицияләрне саклауга багышланган. Чөнки безне бишектән алып ана – хатын-кыз тәрбияли. Башлангыч сыйныфларда да хатын-кыз укытучылар укыта. Гомумән, кешене 10 яшенә күпчелек очракта хатын-кызлар формалаштыра һәм олы юлга чыгара. Кыскасы, операның һәр бүлегендә хатын-кызга зур урын бирелә һәм алар төрле ситуацияләрдә күрсәтелеп, кыенлыкларны җиңеп чыгулары тасфирлана», – дип саный Туфан Имаметдинов.

Операның барлык авторлары – шагыйрәләр, драматурглар һәм композиторлар – хатын-кызлар. Көйләрне композиторлар Алсу Сөнгатуллина, Алинә Кәримова, Анастасия Костюкова язды. Операның режиссерлары исә ир-егетләр – Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Булат Минкин, Рамил Камалов. «Ал яулык, зәңгәр шәл»нең музыка җитәкчесе һәм дирижер – Ильяс Камал, хормейстер – Алия Хәмзина, концертмейстер – Ләйлә Хәсәнова, хореограф – Марсель Нуриев.

«Ал яулык, зәңгәр шәл» операсының өченче өлеше курку, бигрәк тә, фикер йөртүгә комаучалаган һәм мәктәп системасы белән сеңдерелгән курку турында, дип белдерде режиссерларның берсе Илнур Гарифуллин.

«Хәзер күп мәктәп укучылары белән аралашканда бер әйбер күренә: мәктәп укучылары фикер йөртүдән һәм ялгышудан курка. Чөнки алар уйларга курка. Нишләп? Куркудан! Ни өчен ялгышудан куркалар? Куркудан! Моның сәбәпләрен беркем белми. Без боларның барысын да хатын-кыз геройлар аркылы күрсәтәбез», – дип сөйләде Илнур Гарифуллин.

Операда катнашкан барлык актерлар – Тинчурин театрының артистлары. Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлар Лилия Мәхмүтова белән Ренат Шәмсетдинов, Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов, Айсылу Мөсәлләмова, Илнур Байназаров һәм Венера Низамова.

Билетлар: https://tinchurinteatr.ru/buy/?performance_id=4580771

Сезне 30 июньдә 18.30 сәгатьтә «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсын тәкъдим итү чарасына чакырабыз. Әлеге премьера Тинчурин театрының 88 нче театраль сезонын яба.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театры  «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән театраль сезонны яба Тинчурин театры  «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән театраль сезонны яба Тинчурин театры  «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән театраль сезонны яба Тинчурин театры  «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән театраль сезонны яба Тинчурин театры  «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән театраль сезонны яба Тинчурин театры  «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән театраль сезонны яба
Тинчурин театры  «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән театраль сезонны яба Тинчурин театры  «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән театраль сезонны яба Тинчурин театры  «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән театраль сезонны яба Тинчурин театры  «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән театраль сезонны яба Тинчурин театры  «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән театраль сезонны яба Тинчурин театры  «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән театраль сезонны яба