90 СЕЗОН

Яңалыклар

Чаллыда Тинчурин театрының гастроле тәмамланды

11-12 октябрьдә Кәрим Тинчурин театрының Яр Чаллы шәһәрендә зур гастроле узды. Гастроль татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән оештырылды.

11-12 октябрь көннәрендә Тинчурин театры Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда “Кияү урлау”, “Мәхәббәт баскычы”, “Беренче театр” комедияләрен күрсәтте. Гастрольнең беренче көне “Мәхәббәт баскычы” комедиясе белән ачылды. Чаллылар Тинчурин театры спектаклен зур кызыксыну белән карады һәм артистларны алкышларга күмде.

Шулай ук Тинчурин театры артистлары Чаллының “Адымнар” мәктәбендә укучылар белән очрашты, “Күңел” радиосында интервью бирделәр.

К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, иҗади сәфәрләрнең төп максаты – театр ярдәмендә мәктәп укучылары, яшьләр арасында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Чаллыда Тинчурин театрының гастроле тәмамланды
Чаллыда Тинчурин театрының гастроле тәмамланды