90 СЕЗОН

Яңалыклар

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

Сезне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы исеменнән, шәхсән үз исемемнән, гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм! Сез зирәк, тынгысыз һәм талантлы җитәкче буларак, Республикабыз данын, абруен күтәрүдә, аны дөньяга танытуда гаять зур хезмәт куйган хөрмәтле Шәхес. Олы йөрәкле, әдәбият-сәнгать сөюче кеше буларак, Сез, һәрвакыт, Республикабыздагы төрле мәдәни вакыйгаларының үзәгендә кайныйсыз. Милли мәдәният сагында торган театрларыбызга, гомумән, әдәбият-сәнгать оешмаларына һәрчак ярдәм иттегез һәм итәсез. Без Сезгә бик тә рәхмәтле!
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Туар көннәрегез һәрчак кояшлы, якты булсын! Сәламәтлегез нык, бәхетегез ташып торсын! Авыр һәм җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар телибез!

Хөрмәт белән,
театрның директоры Ф.Н.Мөсәгыйтов