90 СЕЗОН

Яңалыклар

Хөрмәтле дуслар!

Хөрмәтле дуслар!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Сезне якынлашып килүче Яңа 2022 нче ел белән чын күңелдән котлый!

Киләсе ел Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге, гаиләгезгә иминлек китерсен! Тормышыгыз күңелле вакыйгаларга, шатлыклы мизгелләргә бай булсын!

Яңа елда барлык хыялларыгыз, хәерле уй-ниятләрегез тормышка ашсын!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы