90 СЕЗОН

Яңалыклар

Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды

Халыкара театр көннәре алдыннан, 24 мартта, Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булып узды. Мемориаль такта К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының легендар артистлары яшәгән Жуковский урамындагы 9 йорт диварына куелды.

Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры  Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның кызлары – Лилия һәм Ләйсән Мәхмүтовалар, Исламия Мәхмүтованың бертуган сеңлесе – Камал театры актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рузия Мотыйгуллина, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе киңәшчесе Ринат Закиров, К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, баш режиссеры Туфан Имаметдинов, Әлки якташлык җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, Мамадыш районы мәдәният бүлеге башлыгы Степан Спиридонов, тактаның рәссамы, сынчы Рөстәм Габбасов һәм бик күп сәхнәдәшләре, иҗатларын яратучылар катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белдергәнчә, Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовлар татар театры, мәдәнияте, әдәбияты үсешенә зур өлеш керттеләр.

“Алар гомерләрен татар халкына багышлады. Иң мөһиме – үзләреннән соң татар халкына хезмәт итүче дәвамчылар калдырдылар. Әле бик күпләр Мәхмүтовларның Мәскәүгә барып, хәзерге Тинчурин театры бинасын даулап йөрүләрен хәтерли. Һәм 1988 елда элекке Камал театры бинасы тинчуриннарга бирелә. Хәлил абый белән Исламия апага истәлек тактасының театрдан якын җирдә генә куелуы да юкка түгел. Татарстан хөкүмәте алга таба да татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү эшен дәвам иттерәчәк” -, дип чыгыш ясады Васил Шәйхразыев.

Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов такта ачуда ярдәм  күрсәтүләре өчен Татарстан җитәкчеләренә рәхмәтен белдереп, Мәхмүтовларның Тинчурин театры үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешләре турында әйтеп узды.

Шулай ук тантаналы чарада Буа театры җитәкчесе Раил Садриев, Камал театрының йөзек кашлары – Әзһәр Шакиров, Ренат Таҗетдинов, Равил Шәрәфи, Әсхәт Хисмәт, Кариев театры артистлары, Татарстан театр әһелләре һәм язучылар берлеге вәкилләре катнашты. Тактананы Татарстанның атказанган артистлары, Тинчурин театры актерлары Зөлфия Вәлиева белән Рөстәм Гайзуллин алып барды.

Татар театрының йөзек кашлары Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар 50 елдан артык гомерләрен Кәрим Тинчурин театрына багышладылар. Алар Ясминә (Исламия Мәхмүтова) һәм Малик (Хәлил Мәхмүтов) («Кыр казлары артыннан»), Беатриче («Ике хуҗаның хезмәтчесе»), Койтым бикә һәм Күрән би («Итил суы ака торур»), Рәшидә («Ефәк баулы былбыл кош»), Шәмсекамәр («Шәмсекамәр»), Зәмзәмбану («Ташкыннар»), Ана («Әниемнең ак күлмәге») һәм башка күп кенә халык мәхәббәтен яулаган образлар тудырдылар.

Мәшһүр гаилә династиясен бүгенгесе көндә театрда кызлары Лилә Мәхмүтова белән кияүләре Ренат Шәмсетдинов дәвам итә. Исламия Мәхмүтова язган һәм сәхнәләштергән «Күрәсем килгән иде» һәм «Син бит минем бергенәм» спектакльләре исә театрда зур уңыш белән бара.

Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызы (01.12.1939 – 03.12.2019) ТАССРның Әлки районы Югары Әлки авылында туа. ТАССРның атказанган артисткасы (1973), ТАССРның халык артисткасы (1981), РСФСРның атказанган артисткасы (1987), «Тантана» театраль премия лауреаты (2011). Ул 1963 елда 19 яшендә Казанга килә һәм элеккеге Республика күчмә, бүгенге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Башта ул бутафор һәм техник хезмәтен, аннан икенче пландагы рольләр башкара. Соңыннан Исламия Мәхмүтова чын театр йолдызына әверелә.

И.Мәхмүтова театрда 1963-2019 елларда эшли. 1991-1992 елларда исә театрның сәнгать җитәкчесе була. 55 ел иҗат дәверендә ул бихисап образлар тудыра. Режиссер буларак Данил Салиховның «Яшьлек хатам, йөрәк ярам», Наил Гаетбайның «Аты барның – дәрте бар», Илдар Юзеев белән Шакир Мәҗитовның «Резидәкәй», Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» әсәрләрен сәхнәләштерә. Бүген дә театр сәхнәсендә гөрләп барган «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде» һәм «Син бит минем бергенәм» пьесаларын яза. Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары» әсәрен татарчага тәрҗемә итә, телефильмнарда катнаша. Шул ук вакытта татар җырларын оста башкаручы булып таныла.

Мәхмүтов Хәлил Зәки улы (10.03.1939 – 28.09.2012) ТАССРның Мамадыш районы Катмыш авылында туа. ТАССРның атказанган артисты (1982), ТАССРның халык артисты (1989). 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Республика күчмә театрына (бүгенге К.Тинчурин исеммендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшкә чакырыла. Театрда ул Флориндо («Ике хуҗаның хезмәтчесе» К. Гольдони), Бенедикт («Юктан чыккан гауга» В. Шекспир) кебек классик рольләрне югары осталык белән башкара. Ул башкарган рольләр арасында Костя («Чит бала» В. Шкваркин), эшче-машинист Нил («Мещаннар» М. Горький) да бар. Нил роле өчен Х.Мәхмүтов Бөтенсоюз яшь актерлар смотрында диплом белән бүләкләнә.

К.Тинчурин театрының матбугат хезмәте

Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта куелды