90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Хан кызы Турандык»ка багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз

7 сентябрьдә  11:00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына һәм аның ирекле тәрҗемәсендәге «Хан кызы Турандык» спектакленең премьерасына багышланган матбугат очрашуы булачак.

Спектакль итальян драматургы Карло Гоцциның «Турандот»ы Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча куела. Аның премьерасы 15 сентябрьдә – Кәрим Тинчуринның туган көнендә тәкъдим ителәчәк һәм ул драматургның тууына 135 ел тулуга багышланачак. Шул ук көнне театр үзенең яңа сезонын да ачачак. Режиссеры – Сәрдәр Таһировский (Венгрия).

Спикерлар:
1. Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов – К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
2. Туфан Риф улы Имаметдинов – К.Тинчурин театры баш режиссеры
3. Сәрдәр Таһир улы Таһировский – «Хан кызы Турандык» спектакле режиссеры
4. Рөстәм Рифкат улы Гайзуллин – К.Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, «Хан кызы Турандык» спектаклендә катнаша.