90 СЕЗОН

Яңалыклар

Халыкара туган тел көне уңаеннан!

21 нче февраль, “Утка очкан күбәләктәй…” спектакленең премьерасы алдыннан, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры музей җитәкчесе Розалия Чабатова тамашачылар өчен “Халыкара туган тел көне”нә багышланган истәлекле чара уздырды. Соңыннан, бәйрәм уңаеннан, тамашачылар арасында конкурс үткәрелде. Җиңүчеләр спектакльләргә чакырулар белән бүләкләнде.