90 СЕЗОН

Яңалыклар

Фәнис Мөсәгыйтов: «Театр – гаилә ул, оешма түгел»

Театрыбызның директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов күптән түгел «Татарстан радиосы»нда эфирга чыгучы «Татарстан дулкынында» тапшыруында кунакта булды. Ул Болгар музей-тыюлыгында «Кара Пулат» операсын кую буенча әзерлек эшләре турында, милли театр хакында, театр коллективындагы мөнәсәбәтләр кору үзенчәлекләре һәм яңа сезонга планнарны сөйләде.