90 СЕЗОН

Яңалыклар

Фәнис Мөсәгыйтов: “Милли драматургиябезне югалтмаска иде” (“Татарстан радиосы”, 11.09.2021)

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында зур вакыйга. 15 нче сентябрьдә – күренекле драматург, татар театрына нигез салучыларның берсе – Кәрим Тинчуринның туган көнендә театрда аның исемендәге X Халыкара хәзерге заман милли драматургия театр фестивале башланды.
Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Сезнең игътибарыгызга “Татарстан дулкынында” тапшыруында театр директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.