90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Утка очкан күбәләктәй…” премьерасы: спектакльдә интим булмаячак

“Утка очкан күбәләктәй…” премьерасы: спектакльдә интим булмаячак

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры янә премьера әзерли. “Утка очкан күбәләктәй…” әсәренең авторы – Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова.

“Әлеге пьесаны дүрт ел элек куярга хыялландык. Әсәргә Тәслимә Хәләф инсценировка язды һәм аны үзе куярга тиеш иде. Ләкин, кызганыч, ул арабыздан китеп барды. Ниһаять, быел 10 декабрьдә әсәрне сәхнәгә куярга дигән фикергә килдек. 23 декабрьдә беренче укылыш узды. Ике спектакльгә бер үк вакытта әзерләнә башладык. “Утка очкан күбәләктәй…” – шуларның берсе”, – диде театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.

“Тәслимә үзе өлкән Мөнәвәрәне уйнарга хыялланды, яшь Мөнәвәрә ролендә шәкерте Гүзәл Гайнуллинаны күрергә өметләнгән иде. Инде хәзер Гүзәл өлкән Мөнәвәрәне уйнаячак. Кызганыч, спектакльне Тәслимә үзе күрә алмады. Бу аның өчен шулкадәр зур сөенеч булыр иде. Әлбәттә, язучы язганның барысын да сәхнәгә куеп булмый. Ләкин Зөфәр бу эшне бик оста башкарган, миңа бернинди хилафлык китермәгән. Сюжетын үзгәртмәгән, бозмаган, үзеннән өстәмәгән. Бу әсәрдә барысы да аңлашыла”, – диде Нәбирә Гыйматдинова.

“Утка очкан күбәләктәй…” әсәре 35 ел элек язылган. Анда мәхәббәт, хыянәт, ялгышу һәм башкалар – барысы да бар. Спектакль яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы булыр, дип вәгъдә итәләр. Биредә интим күренешләр булмаячак. Артистлар фикеренчә, мәхәббәтне башка төрле чаралар белән дә күрсәтергә мөмкин.

“Әлеге әсәр “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә җиңде. Бу – минем җиденче режиссерлык эшем. Тәслимә белән безнең рухи якынлык бар иде. Безнең җеннәребез туры килде. Кызганыч, әсәрне үзе исән чагында чыгара алмадык. Нәбирәнең язу сәләте гаҗәеп. Ул артистның ничек баш борасын, ничек каравын һәм башкаларын тәгаенләп яза”, – ди Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов.

Мөнәвәрәнең өлкән чагын Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллина башкарачак. Ул үзенең укытучысын искә алганда, күз яшьләрен яшерә алмады. “Элек мин яшь Мөнәвәрәне уйнарга хыяллана идем. Еллар үтте. Хәзер өлкән Мөнәвәрәне уйнау яшеннән дә уздым, дигәндә шушы бәхет елмайды. Соңгы вагонга сикереп утырдым. Бик кыска вакыт эчендә әзерләдек. Эзләнәм, борчылам. Премьерага әзерләнгәндә, артист бөтен дөньясын, гаиләсен, баласын, ирен онытып, беркем белән аралашмыйча, герое булып яши. Репетицияләрдә һәр көннең кадерен белеп, ләззәт алып, шатланып яшим һәм эшлим. Миңа мәхәббәт сәхнәләрен уйнау җиңелрәк бирелә”, – диде Гүзәл Гайнуллина.

Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар, Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Гайнуллина, Гөлчәчәк Хафизова, Харис Хөснетдинов, театрның талантлы артистлары Салават Хәбибуллин, Зөлфәт Закиров, Лилия Камалиева, Диләрә Фәттахова, Альбина Гашигуллина, Эдуард Никитин, баянчы Алмаз Ахунов һәм Казан театр училищесы студентлары катнаша.
“Утка очкан күбәләктәй…” спектакленең премьерасы 21 һәм 22 февральдә узачак. Әмма билетлар сатылып бетү сәбәпле, ул 22 февральдә 12:00 сәгатьтә дә булачак. Яшь чикләве 16+

Эльвира ШАКИРОВА

Тулырак: http://shahrikazan.ru