90 СЕЗОН

Яңалыклар

«УТКА ОЧКАН КҮБӘЛӘКТӘЙ…» ПРЕМЬЕРАСЫ: кулъяулыкларыгыз белән килегез (“Идел”, автор – Рәфидә Галимҗанова)

К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрында бик тиздән премьера көтелә. Язучы Нәбирә Гыйматдинованың 35 ел элек язылган “Утка очкан күбәләктәй…” (инсценировка авторы – Тәслимә Хәләф) әсәре сәхнәләштереләчәк. Бүген матбугат конференциясендә әлеге инсценировканың сәхнәгә менү тарихына кайтып килдек.

Алдан ук кисәтеп куям, күп спойлерлар әйтелде, спикерлар ялгыш кына эчтәлеген дә сөйләп б етерә яздылар. Әмма серне дә саклый белделәр.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әлеге инсценировканы театр сәхнәсенә ни сәбәпле озак вакыт менмәвен кистереп әйтмәсә дә, Тәслимә Хәләфнең үзе куярга теләгәнен, янып-көеп йөргәнен ассызыклады:

– Спектакль турында сөйләшү биш ел элек булгандыр. Тәслимә апа (урыны Оҗмахта булсын!) аны үзе куярга тиеш иде. Ә бүгенгесе көндә, инсценировкага, ниһаять, Яңа ел алдыннан Зөфәр абый Харис белән алынырга булдык. Күңелдә озак вакыт йөргән әйбер тиз кереп китте.

Беренче читка 23 декабрьдә  булды. Ә инде сәхнәгә чыгарабыз, дигән фикер 10 декабрьдә килде. Ике спектакльгә бер үк вакытта тотындык.

Режиссер Зөфәр Харис әлеге әсәрне шул дәрәҗәдә ошаткан ки, янында утырган авторны да, мәрхүмә Тәслимә Хәләф хезмәтен дә мактап бетерә алмады. “Нәбирәне язучы буларак хөрмәт итәм” – дисә, Тәслимә Хәләф белән алар арасында рухи якынлык булган икән: “Җеннәребез туры килә иде”, – дип сөйләде ул.

– Инсценировканы куябыз, дип Тәслимә яндырды мине. Әсәр тирәнлеге белән көчле. Шуңа мин Нәбирәне язучы буларак хөрмәт итәм.  Хатын-кызларның гына түгел, ирләрнең дә табигатен тасвирлый белә ул Нәбирә! – диде Зөфәр Харисов.

Ә автор Нәбирә Гыйматдинова үзе бу әсәр турында:”Ул безнең бәгырь аша узды”, – дип сөйләп китте:

– Тәслимә әлеге спектакльдә үзе дә уйнарга теләде. Күпме еллар сузылып килеп, куелмый торса да, менә хәзер куелуына мин бик шатмын! – дип автор театр директорына рәхмәтле булуын әйтте:

– Бу Тәслимә өчен бик зур сөенеч булыр иде… – дип дәвам итте сүзен язучы. – Әсәрнең барлык эпизодын да сәхнәгә куеп булмый, бу мөмкин түгел. Ә монда барысы да аңлашыла, тулаем сәхнә әсәре булган. Зөфәрнең куюына сөенәм. Театр кешесе, сайлап ала белә, дулкынланып көтеп алам. Булды, эчтәлеген сөйләмим, дип тыелып калды автор.

Матбугат конференциясендә Мөнәвәрә ролендә уйнаячак хатын-кыз, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллина да бар иде. Ул исә әлеге инсценировкада элегрәк яшь Мөнәвәрәне уйнарга хыялланган, ә хәзер исә өлкәнрәк роль туры килүенә дә сөенүен әйтте.

– Әгәр әлеге әсәр тагын берничә елдан соң куеласы булса, мин бәлки янә бу бәхеттән мәхрүм калыр идем, Аллага шөкер, Мөнәвәрә ролен башкаруыма сөенәм. Мәхәббәт сәхнәләрен яратам мин! – ди артист.

Мәхәббәт дигәннән, әсәр хатын-кыз җаны һәм соңлап килгән мәхәббәтнең ачы да, татлы да булуы турында. Нәбирә Гыйматдинова мәхәббәтне “ачы” һәм “баллы”га бүләргә яратмаса да, бу төшенчәне һәркем үзенчә аңлавы турында фикерен әйтте. Хәер, мин (Рәфидә Галимҗанова – авт.) аннан үзем болай дип сорадым:

– 35 ел элек язылган әсәрдә соңлап килгән мәхәббәтнең ачы һәм баллы булуы турында язылган,  иҗат итү дәверегездән, ә бәлки күзәтүләрегездән чыгып, әйтегезче, соңлап килгән мәхәббәт күп очракта татлырак буламы, әллә инде ачыракмы? – дигән соравыма ул:

– Мәхәббәтне һәркем төрлечә аңлый, төрлечә йөрәгеннән уздыра да. Аннары нәрсә әйтә алам, спектакльне караганнан соң, журналистларда: “Нишләп ул аны ярата алган икән?”, – дигән сорау туарга мөмкин. Хатын-кыз шундый тиле зат – ул гашыйк була икән, җинаятьчене дә, иң әшәке кешене дә ярата. Аның табигате шундый.

“Утка очкан күбәләктәй…” романтик драмасы 2021 елның 21 февралендә тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Конференция ахырында театр директоры: “Кулъяулыкларыгыз белән килегез”, – диде.

Автор – Рәфидә Галимҗанова;

Чыганак – “Идел” журналы, http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/utka-ochkan-kblkty-kulyaulyklarygyz-beln-kilegez

Дата: 11.02.2021, 16:44