90 СЕЗОН

Яңалыклар

Урааа! Театрыбызда тиздән күңелле премьера!

Җыр-бию, шаярулар белән үрелеп барган “Яратам! Бетте-китте!” спектаклендә бетеп баручы авыл проблемасы да, мәҗбүри кушылган гореф-гадәт, йола күренешләре дә, сандыкларда гына сакланган халкыбыз тарихы да җитди урын ала.

Тик менә мәхәббәтне генә сандыкка салырга ярамый. Хәзер яратырга, сәбәбен эзләми, артык катлауландырмый, чын күңелдән яратырга кирәк.