90 СЕЗОН

Яңалыклар

Түбән Новгородтан килгән “Granart” иҗат остаханәсе “Мәскәү сөйли” монодрамасын күрсәтте!

Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале төрле мәйданнарда спектакльләр тәкъдим итә. Түбән Новгородтан килгән “Granart” иҗат остаханәсе исә “Мәскәү сөйли” дип аталган монодрамасын Татарстанның театр әһелләре берлеге бинасында күрсәтте. Спектакль тамашачыларда һәм театр белгечләрендә уңай фикер калдырды.