90 СЕЗОН

Яңалыклар

Туфан Имаметдинов милли спектакльләрне бәяли белүчеләр булмау проблемасын күтәрде

Туфан Имаметдинов милли спектакльләрне бәяли белүчеләр булмау проблемасын күтәрде

Казанда Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобнаяның креатив яшьләр белән очрашуында милли спектакльләрне бәяләү проблемасы күтәрелде.

«Театрларда милли телдә һәм милли мотивлар белән әсәр чыкса, аны шушы тирәлектәге кешеләр – театр тәнкыйтьчеләре дөрес бәяли алмый. Чөнки алар милли темадан ерак тора», – диде Тинчурин театрының баш режиссёры Туфан Имаметдинов.

«Милли республикадагы милли театрларны бәяли алырлык экспертларны, театр тәнкыйтьчеләре барлыкка килсен өчен нишләргә кирәклеген белмим. ГИТИСта укытсак, нигезенә шул ук Европа фикерләве салынган була. Алар милли тематиканы анализлый алмыйлар», – дип дәвам итте ул.

Ул «Моң» театр мәйданчыгында барган «Сак-сок» спектаклен мисал итеп китерде. «Әлеге хореографик спектакль Диана Вишневаның Context фестивалендә җиңде. Ләкин ул зур Россия фестивальләргә керә алмый. Чөнки тәнкыйтьчеләр аны үзләре укытылган критерийларга кертә алмыйлар», диде режиссёр.

«Безнең театр экспертлары стандартлар буенча эшли. Милли үзтәңгәллекне күз алдына китерә алмый», дип сүзгә кушылды әлеге җыелышта катнашкан мәдәният министры Ирада Әюпова. Ул «Театраль Идел буе» фестиваленә татарча спектакль белән үтү кыенлыгын да ассызыклады.

Туфан Имаметдинов милли спектакльләр белән «Алтын битлек»кә үтү шанслары булмавын өстәде. «Милли телдә куелган «Гамлет» катнашырга мөмкин әле. Ә инде олонхо (саха милли театры жанры. Авт) кебегрәк милли жанр килсә, аны аңламаячаклар», – диде ул.

Надежда Преподобная бу теманы өйрәнергә кирәклеген әйтте. «Мин хәзер генә сезгә җавап бирә алмыйм. Сез әһәмиятле тема күтәрдегез», – диде ул.

  • Туфан Имаметдинов берничә тапкыр «Алтын битлек» номинанты булган режиссёр. Ул куйган «Әлиф» спектаклендә Нурбәк Батулла «Алтын битлек» театр премиясен алды.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото авторы: Салават Камалетдинов

Чыганак: «Татар-информ»

Туфан Имаметдинов милли спектакльләрне бәяли белүчеләр булмау проблемасын күтәрде
Туфан Имаметдинов милли спектакльләрне бәяли белүчеләр булмау проблемасын күтәрде