90 СЕЗОН

Яңалыклар

Туфан Имаметдинов Казан мәдәният һәм сәнгать институты студентлары белән очрашты


17 ноябрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстан Республикасының Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге танылган шәхесләр белән очрашу булды. Чарада Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов та катнашты.
Очрашу һөнәри ориентация һәм карьера үзәге директоры – Дәүләтшина Дилә Мостафовна тарафыннан оештырылды һәм «Карьера һәм яшьләр сәясәте» дискуссиясе кысаларында узды.

Чара үзенең иҗади юлыңны, тормыш юлы траекториясен, киләчәк һөнәреңне табу, студентларның карьера берләшмәләренең укучыларның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруда әһәмиятен актуальләштерү максатыннан үткәрелде.

Студентлар спикерларга алга таба эшкә урнашу буенча үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

Тинчурин театры матбугат хезмәте

Туфан Имаметдинов Казан мәдәният һәм сәнгать институты студентлары белән очрашты Туфан Имаметдинов Казан мәдәният һәм сәнгать институты студентлары белән очрашты
Туфан Имаметдинов Казан мәдәният һәм сәнгать институты студентлары белән очрашты Туфан Имаметдинов Казан мәдәният һәм сәнгать институты студентлары белән очрашты