90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Туй алдыннан”, “Өзелгән яфраклар” комедияләренә – акция!

Тинчурин театры «Туй алдыннан» (21 апрельда куела) һәм «Өзелгән яфраклар» (22 апрельда куела) моңсу комедияләренә акция оештыра.

“Туй алдыннан” комедиясенә яңа гына гаилә корган яки өйләнешергә йөрүче пар кассадан ике билет алса, аларга тагын ике билет бүләк итеп бирелә. Моның өчен кассада “Яңа гаилә” промкодын әйтергә кирәк.

Ә инде “Өзелгән яфраклар” комедиясенә кассадан ике билет алган кешегә өченче билет бүләк итеп бирелә. Бу акция «Туй алдыннан» комедиясенә дә кагыла. Моның өчен “Театрдан – бүләк” промкодын әйтү сорала.

Хөрмәтле тамашачылар, бу спектакльләрдә театрның йолдызлы составы – Рөстәм Гайзуллин, Резедә Сәләхова, Ирек Хафизов, Гүзәл Гайнуллина, Гөлчәчәк Хафизова, Гөлназ Нәүмәтова, Зөләйха Хәкимҗанова, Әлфия Хәсәнова, Люция Галләмова, Зөлфия Вәлиева, Илнур Байназаров, Ландыш Ибәтуллина катнаша. Билетлар монда!

https://tinchurinteatr.ru/buy/?performance_id=4528276

https://tinchurinteatr.ru/buy/?performance_id=4528295

Тинчурин театры матбугат үзәге

“Туй алдыннан”, “Өзелгән яфраклар” комедияләренә – акция!
“Туй алдыннан”, “Өзелгән яфраклар” комедияләренә – акция!