90 СЕЗОН

Яңалыклар

Туган көнең белән, театрым!!!

6 нчы ноябрь – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының туган көне!!!
Бу көнне театрыбызда мәдәни вакыйгалар күп булачак. Кич белән, 18:00 сәгатьтә, “Юллар сине сынады, Сынады сине еллар…” дип исемләнгән тарихи-мәдәни экскурс үткәрелә. Бу көнне сез театрның үткәне, кызыклы һәм күпләр өчен билгеле булмаган фактлар, театр музеенда сакланган экспонатлар, Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевкә багышланган истәлекләр белән таныша аласыз.
Соңыннан сөекле тамашачыларыбызга Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” музыкаль трагедиясе күрсәтеләчәк.
Рәхим итегез!!!