90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры 88 сезонын япты

Тинчурин актерлары һәм хезмәткәрләре төрле номинацияләрдә бүләкләргә лаек булды. Татар Дәүләт драма һәм комедия театрының 88нче сезонын ябу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова театр артистларына һәм хезмәткәрләренә медальләр, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов театр коллективын сезонны уңышлы ябу белән тәбрикләп, киләсе сезонда театрны зур яңа проектлар көткәнен әйтеп узды.

“Дебют” номинациясендә Венера Низамова (“Ядәч. Исемдә. Бер гаилә трагикомедиясе”), “Иң яхшы эпизодик роль” номинациясендә Ренат Шәмсетдинов (“Кияү урлау”), оркестр солисты номинациясендә Дмитрий Маланчук, Алмаз Ахунов, Федор Курочкин, “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз актриса” номинациясендә Гөлназ Нәүмәтова (“Ядәч. Исемдә. Бер гаилә трагикомедиясе”), Альбина Гашигуллина  (“Мәдинә”), “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат артист” номинациясендә Зөлфәт Закиров, Илгизәр Хәсәнов, “Сәхнә арты иясе” номинациясендә  Әнәс Мөбәрәкшин, “Киңкырлы хезмәткәр” номинациясендә  Альбина Сираева, “Ышанычлы хезмәткәр” номинациясендә  Ранил Мусеев, “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә Фәрһад Мөхәммәтҗанов (“Ядәч. Исемдә. Бер гаилә трагикомедиясе”), «Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә Резедә Сәләхова (“Мәдинә”), “Спектакльләрдә артистларны иң оста алыштырып торучы” номинациясендә Артем Пискунов, “Иң яхшы ансамбль” номинациясендә   “Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе” спектакле җиңүче булып танылды.

Тинчурин театрының баш хисапчысы Әлфия Садыйкова һәм Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе Таһир Бәшәровка, Чыңгыз Абызовка, Гүзәлия Исхаковага, Әлфия Вәлиевага тапшырылды.

Равил Хисмәтуллин, Булат Зиннәтуллин, Салават Хәбибуллин, Айрат Садыйков, Алсу Шәйхетдинова, Илназ Гарифуллин Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатына, ә Гөлнара Сабирова, Илдар Шакиров, Айдар Лотфуллин Мактау грамотасына лаек булды.

Зөфәр Харисов Казан мэриясенең “Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәт билгесе белән билгеләп үтелде. Гөлназ Нәүмәтова, Зөлфия Бәшәровага Казан мэрының, Салават Хәбибуллинга Казан шәһәре башкарма комитеты рәхмәт хаты бирелде.

Казан шәһәрендә милли мәдәниятне, театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм татар телен, гореф-гадәтләрен саклауда актив эшчәнлеге өчен  Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарының рәхмәт хатлары Шамил Фәрхетдиновка, Илфат Фәхертдиновка, Сәкинә Минхановага, Рөстәм Гайзуллинга, Илфак Хафизовка тапшырылды.

Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсенең рәхмәт хатларына

Розалия Чабатова, Диләрә Фәттахова, Ландыш Ибәтуллина  лаек булды.

Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясе рәхмәт хатларын Фәнис Мөсәгыйтовка, Салават Хәбибуллинга, Гөлназ Нәүмәтовага, Булат Зиннәтуллинга,  Наилә Фәйзрахмановага, Альбина Гашигуллинага, Зөлфәт Закировка, Айдар Фәтхрахмановка, Лилия Яппаровага, Наилә Курмакаевага җиткерде.

Татарстан республикасы вице-премьеры, «Милли шура» рәисе Васил Гаяз улы Шәйхразиев исеменнән татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертүләре өчен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары  Илнур Байназаров, Гүзәл Гайнуллина, Айсылу Мөсәлләмова, Алмаз Фәтхуллин, Ирек һәм Гөлчәчәк Хафизовларга Рәхмәт хатлары бирелде.

Театрның Мактау грамотасы белән күпъеллык намуслы хезмәте һәм мәдәниятне үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен Илназ Гафиятов, Харис Хөснетдинов, Шамил Фәрхетдинов билгеләп узылды.

Нәтиҗәле эшчәнлеге һәм һөнәри бурычларын намус белән башкаруы өчен театрның рәхмәт хаты белән Айдар Мостафин, Илназ Гарифуллин, Мәйсәрә Хәйруллина, Альбина Хәбибуллина бүләкләнде.

Шулай ук лаеклы ялга китүче бухгалтерия хезмәткәре Алсу Шәйхетдиновага рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

Тинчурин театры ел дәвамында актив хәйрия эшчәнлеген алып бара, сәламәтлеге чикле кешеләр арасында мәдәни агарту эше алып бара. Шул уңайдан театрыбыз директоры Фәнис Мөсәгыйтовка Татарстан инвалидлар оешмасы сәламәтлеге чикле кешеләрнең тормышларын яхшыртуда зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хаты юллады.

Моннан тыш театр профсоюзы исеменнән Әлфия Хәсәновага, Люция Галләмовага, Ренат Шәмсетдиновка, Эдуард Никитин һәм башкаларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты Тинчурин театры 88 сезонын япты