90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры 88 нче яңа сезонын һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивален башлап җибәрде!

Кадерле тамашачыларыбыз! Бүген, ягъни 15 нче сентябрьдә, Кәрим Тинчурин театры 88 нче яңа сезонын һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивален башлап җибәрде. Ачылыш тантанасында театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Айрат Фәйзрахманов, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов Фестивальнең уңышлы һәм кызыклы үтүен теләде. Күренекле язучы Рабит Батулла исә бүгенге истәлекле көндә Кәрим Тинчурин белән бәйле кыйммәтле документларны театр музеена тапшырды.