90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры яңа «Соф(т) татарча» драматурглар лабораториясен башлап җибәрде

31 майда Габдулла Тукай әдәби музеенда драматург һәм журналистлар  Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан  Имаметдинов һәм музей җитәкчесе директоры Гүзәл Төхвәтова белән очрашты. Тинчурин театры Тукай музее белән берлектә яңа «Соф(т) татарча» драматурглар лабораториясе башлап җибәрде.

Очрашу «Соф(т) татарча» драматурглар лабораториясенә багышланган иде. Ул Татарстанда игълан ителгән цифровизация елы уңаеннан үткәрелә. Проектның төп темасы – татар өлкән буын вәкилләренең цифрлы техника һәм яңа технологияләргә мөнәсәбәте.

Тәкъдим ителгән эшләрнең иң яхшысын сайлап алгач, яңа сезонда Тинчурин театры сәхнәсендә  куелачак, дип белдерде  театрның баш режиссеры, «Соф(т) татарча»  драматурглар лабораториясенең кураторы Туфан Имаметдинов.

«Пьесада өлкән буынга кергән биш персонаж булырга тиеш, таләп ителсә,  тагын ике яшь кешене өстәргә мөмкин. Робот төп каһарманнарның берсе булырга тиеш. Текст татар телендә булса яхшы, ләкин әсәр рус телендә булса, без аны тәрҗемә итәчәкбез. Сайлап алу нәтиҗәләре 15 сентябрьдә  –   Тинчурин театрында театраль сезон башланган көнне игълан ителәчәк», – дип сөйләде режиссер Туфан Имаметдинов.

Апуш исемле робот Тукай музеенда 2018 елда пәйда була. Ул өч телдә  экскурсияләр алып бара (татар, рус, инглиз), дип мәгълүматлар белән уртаклашты  Г.Тукай исемендәге музей директоры Гүзәл Төхвәтова.

«Апуш хис-кичерешләр бирә алмый, ләкин фото һәм видеоматериаллар күрсәтә торган мониторы бар. Апуш хәрәкәтләнә, хәтта кулларын күтәрә. Сценарий язган вакытта боларның барысын да да исәпкә алыгыз. Без аңа шагыйрь Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле мәгълүматлы  программалар йөкләдек. Апуш –  татар телендә сөйләшүче беренче робот. Аңа таләп ителгән барлык программаларны да өстәргә мөмкин», – диде музей директоры Гүзәл Төхвәтова.

Әңгәмәдән соң драматург һәм журналистларны робот Апуш белән таныштырдылар.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театры яңа «Соф(т) татарча» драматурглар лабораториясен башлап җибәрде Тинчурин театры яңа «Соф(т) татарча» драматурглар лабораториясен башлап җибәрде Тинчурин театры яңа «Соф(т) татарча» драматурглар лабораториясен башлап җибәрде Тинчурин театры яңа «Соф(т) татарча» драматурглар лабораториясен башлап җибәрде Тинчурин театры яңа «Соф(т) татарча» драматурглар лабораториясен башлап җибәрде Тинчурин театры яңа «Соф(т) татарча» драматурглар лабораториясен башлап җибәрде Тинчурин театры яңа «Соф(т) татарча» драматурглар лабораториясен башлап җибәрде