91 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры яңа сезонны берьюлы ике премьера белән ача

Пресс-релиз

Театрның беренче премьерасы рәсми рәвештә сезон ачылуга кадәр узачак. 

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының яңа, 91 нче сезонының беренче премьерасы – Фәтхи Бурнаш пьесасы буенча «Таһир-Зөһрә» риваяте (режиссер – Зөлфәт Закиров). Ә 18-19 сентябрьдә «Туган-тумача» спектакленең премьерасы көтелә, драматург һәм режиссер – Илгиз Зәйниев. 

Тинчурин театры яңа сезонны 15 сентябрьдә – татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчурин туган көндә ача. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан театр, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, төрле чаралар әзерли.

10.00 сәгатьтә Казанның Архангел зиратында (Даурия ур., 1а), Кәрим Тинчуринны искә алып, ул күмелгән урынга чәчәкләр салыначак. Чарада Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнаша.

11.30 сәгатьтә  К.Тинчурин паркында драматург бюстына чәчәкләр куелачак.

18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Җилкәнсезләр» спектакле (режиссер – Туфан Имаметдинов) күрсәтеләчәк. Тамашачыларны Ильяс Камал җитәкчелегендәге театр оркестры каршы алачак.

Рәсми рәвештә сезон ачылганчы, 5 сентябрьдә, «Таһир-Зөһрә» спектакле  премьерасы узачак. Аны «Пушкин картасы» белән дә карап булачак.

 

Зөлфәт Закиров, Татарстанның атказанган артисты:

— Фәтхи Бурнаш «Таһир-Зөһрә» әсәрендә сурәтләгән хисләрнең ихласлыгы, персонажларның конфликты минем өчен кызыклы да, актуаль да, шул ук вакытта алар бүгенге заман белән дә яңгыраш таба. Аерым алганда, пьеса һәр персонажны тамашачы өчен төрле яктан ача. Биредә, беренче чиратта, аталар белән балалар арасында низаг тууга сәбәпче булган яшьләрнең ихлас, самими, чиста мәхәббәте сурәтләнә. Шул ук вакытта параллель рәвештә дәүләтләр арасында сәяси мөнәсәбәтләр куера.

Хәзерге заманда, материаль як артыннан куып, без мәхәббәт хисен, аерым алганда якыннарыбызга, әти-әниләребезгә, ватаныбызга карата мәхәббәтне, икенче планга калдырдык. Әлеге әсәр белән без үз мәхәббәтең, хисләрең өчен көрәшергә, тормыш юлында бернинди авырлыкларга да карамыйча бу хисләргә тугры калырга кирәклеген җиткерәсебез килә.

 

Татар тормышыннан сәхнәләр жанры белән билгеләнгән «Туган-тумача» – традицион формаларны үз эченә алган спектакль.

 

Илгиз Зәйниев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер, драматург:

— Тинчурин театрына спектакль куярга чакыргач, җитәкчелеккә берничә әсәр тәкъдим иттем. Театр җитәкчелеге әлеге пьесаны сайлады. Бу – масштаблы, труппаны җыеп тота торган әсәр. Биредә 30га якын артист катнаша.

Безнең тормыш глобаль вакыйгалардан тора. Ләкин гомеребезнең 90 проценты кечкенә вакыйгалардан үрелгән: балаңны ашатырга акчаң бармы, мичкә ягарга утының бармы, баш өстеңдә түбән бармы һ.б. Бәләкәй генә яхшылык эшләү дә ярдәмгә мохтаҗ кеше өчен зур масштаблы вакыйга булырга мөмкин. Гомернең шушы 90 процентын тәшкил иткән сынауларны узу, тормышны кешечә яшәр өчен кешегә кеше кирәк.

«Туган-тумача» – әбиемнең чын тарихы, тормыштан алып, әби сүзләренә нигезләнеп язылган әсәр. Биредә 1950-1970 нче еллардагы татар халкы тормышы күрсәтелә. Бөек Ватан сугышыннан соң авыр язмышлар аеруча күп булган. Әлеге әсәрдә хатын-кызларыбызның рухи көче, физик ныклыгы – барысы да чагылган.

Искәртеп узыйк, Тинчурин театры өчен 90 нчы юбилей сезоны уңышлы узды. Театр белән бәйле җәйге чараларга да йомгак ясыйсы килә:

  1. Тинчурин театры өч халыкара фестивальдә катнашты:
  • 24 майда Санкт-Петербург шәһәренең А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивале. Тинчуринлылар «Ашина» мистик драмасын (пьеса авторы — Ркаил Зәйдулла, спектакль режиссеры — Илсур Казакбаев) тәкъдим итте.
  • 28 майда «Хан кызы Турандык» музыкаль трагикомедиясе белән Йошкар-Ола шәһәрендә фин-угыр халыклары театрларының XVI Халыкара фестивалендә катнашты.
  • 8 июньдә Сергиев Посад шәһәрендә «У Троицы» X халыкара театр фестивалендә «Ашина» спектакле белән катнашты.
  1. «Ашина» спектакле халыкара фестивальдә җиңү яулады. Сергиев Посад шәһәрендә узган «У Троицы» X халыкара театр фестивалендә спектакль ике номинациядә бүләкләнде: «Иң яхшы сценография» (рәссам — Сулпан Азаматова, ут куючы рәссам — Илдар Шакиров), «Тамашачылар симпатиясе».
  1. «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы «Театрның музыкаль йөрәге» милли фестивале һәм премиясенең шорт-листына керде. Спектакль 5 номинациядә тәкъдим ителгән. Алар:
  • иң яхшы пьеса (Илгиз Зәйниев)
  • иң яхшы сценография (Лилия Имаметдинова)
  • иң яхшы костюмнар (Лилия Имаметдинова)
  • икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы (Әдилә Хәсәнова)
  • иң яхшы спектакль

Премиянең шорт-листына барлыгы 17 спектакль кергән. Киләсе этап — җиңүчеләрне сайлау буенча тавыш бирү – 2024 елның сентябрендә башланачак. Жиңүчеләр 25 ноябрьдә Самарада игълан ителәчәк. «Театрның музыкаль йөрәге» фестиваленең финалы 15-25 ноябрьдә Тольятти һәм Самара шәһәрләрендә узачак.

  1. Моннан тыш, 25 июльдән, театрда өч экскурсия программасы старт алды. Алар барысы да Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә әзерләнде. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары «Театраль чәйханә», «Кыз алу» йоласы, «Оркестр буенча сәяхәт» экскурсияләре белән таныша ала.
  1. Балалар өчен «Былтыр маҗаралары» интерактив спектакле (пьеса авторы – Илфак Хафизов, спектакль режиссеры – Зөлфәт Закиров) тәкъдим ителде. Җәйге тамаша театрда һәм балалар лагерьларында күрсәтелде.

Яңа сезонга планнар:

  1. 91 нче театраль сезонда Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Нәҗмиева (60) һәм Татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдиновның (50) юбилейлары билгеләп үтеләчәк.
  2. Тинчурин театры гастрольләре 4-5 декабрьдә Мәскәүдә көтелә.
  1. Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсы узачак.
  2. Моннан тыш, Тинчурин театры Великий Новгород һәм Чиләбе өлкәләрендә узачак халыкара театр фестивальләренә чакыру алды.
Тинчурин театры яңа сезонны берьюлы ике премьера белән ача
Тинчурин театры яңа сезонны берьюлы ике премьера белән ача