90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры янында “Китап” радиосы автомарафоны узды

«Казан утлары»ның йөз еллыгы уңаеннан «Китап» радиосы Кәрим Тинчурин театры янында «100 еллыкка — 100 шигырь» автомарафоны оештырды.

Автомарафонда Тинчурин театры артистлары Эдуард Никитин, Фәрһад Мөхәммәтҗанов һәм «Казан утлары» журналында даими иҗат итүче шагыйрьләр белән шигырьләр сөйләде. Автомарафон Камал, Кариев театралары янында да узды.

Яшь шагыйрә Алинә Хәбибуллина фикеренчә, марафон халыкны шигърият көненә тарту өчен менә дигән мөмкинлек, дип яза Татар-информ. «100 еллыкка — 100 шигырь» автомарафонының соңгы тукталышы «Китап — club» ресторанында узды.

Тинчурин театры янында “Китап” радиосы автомарафоны узды
Тинчурин театры янында “Китап” радиосы автомарафоны узды