90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры – Чүпрәледә

Россия халыклары мәдәни мирасы елы кысаларында “Пушкин картасы” программасын гамәлгә ашыру максатында Чүпрәле районы мәгариф һәм мәдәният бүлекләре Кәрим Тинчурин театрын Иске Чүпрәле авылына китерде. Театр Салават Юзиевның “Кияү урлау” комедиясен күрсәтте.

Район мәдәният йортында 300дән артык мәктәп укучычысы “Кияү урлау”ны карады. Әлеге спектакльне карау укучылар өчен зур тәрбия чарасы булып тора.

“Тамашачылар исеменнән театрга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Районга театр килү зур вакыйга гына түгел, ә тәрбия чарасы. Актерлар искиткеч яхшы уйныйлар, сокланып туймаслык” -, дип чыгыш ясады Чүпрәле районы хакимияте вәкилләре.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театры – Чүпрәледә
Тинчурин театры – Чүпрәледә