90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Чирмешәндә булып кайтты

Тинчурин театры Чирмешән районында ике көн чыгыш ясады. 17 ноябрьдә  Чирмешән районы Лашман авылы мәдәният йортында көндез һәм кич “Мәхәббәт баскычы” спектакле тәкъдим ителде. Тамашачылар бик яратып кабул итте, артистларны алкышларга күмделәр.

Лашман авылы Тинчурин театрында озак еллар эшләгән күренекле артист, ТАССРның халык артисты, Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдиновның туган авылы, мәдәният йорты да аның исемен йөртә. Уңышлы чыгыш белән авыл советы рәисе Рәфкать Габбас улы котлады, барлык халык исеменнән рәхмәт белдерде. Без дә Лашманлыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез!

“Мәхәббәт баскычы” спектакле  Чирмешән районы мәдәният йортында да гөрләп узды. Артистларны юбилей гастрольләре белән котларга Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Муксинова килгән иде, аның иҗади төркемгә карата әйткән фикерләре канатландырды, эшләргә тагын да  күбрәк дәрт, илһам өстәп җибәрде.

Әлеге гастроль спектакльләрен оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Чирмешән районы хакимияте башлыгы Рамил Айбатовка, Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляевага, мәдәният йорты директоры Альмир Жораевка Тинчурин театры дирекциясе исеменнән рәхмәт хаты һәм Кәрим Тинчуринның иҗаты, тормыш юлына багышланган китап белән бүләкләнделәр.

Тинчурин театры матбугат хезмәте

Тинчурин театры Чирмешәндә булып кайтты Тинчурин театры Чирмешәндә булып кайтты Тинчурин театры Чирмешәндә булып кайтты Тинчурин театры Чирмешәндә булып кайтты Тинчурин театры Чирмешәндә булып кайтты Тинчурин театры Чирмешәндә булып кайтты
Тинчурин театры Чирмешәндә булып кайтты Тинчурин театры Чирмешәндә булып кайтты Тинчурин театры Чирмешәндә булып кайтты Тинчурин театры Чирмешәндә булып кайтты Тинчурин театры Чирмешәндә булып кайтты Тинчурин театры Чирмешәндә булып кайтты