90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Урмайда булды!

28 нче мартта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Чувашиянең Урмай мәдәният йортында Исламия Мәхмүтованың “Күрәсем килгән иде…” мелодрамасын тәкъдим итте. Әлеге спектакль театрыбызның якын дусты Фәрит Абдулла улы Гыйбатдиновның якты истәлегенә багышланды. Шулай ук артистларыбыз күренекле милләтәшебезнең каберен дә зиярәт кылды.
Кич спектакль алдыннан артистларыбыз белән җылы очрашу узды. Биредә алар бергәләп күренекле милләтәшебезне искә алдылар. Әлеге күркәм чараны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен мәдәният йорты хезмәткәрләренә, “Мишәр” ансамбленә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.