90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры сезонның чираттагы премьерасын тәкъдим итте

24 нче декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры күренекле драматург Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган “Һәлакәткә бер адым” спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Бу Кәрим Тинчурин театрының 86 нчы сезонның дүртенче премьерасы. Спектакльне сәхнәгә режиссер – Лилия Әхмәтова куйды. Рәссамы – Сергей Скоморохов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Бүгенге көннең иң актив драматургларның берсе – Зөлфәт Хәкимнең әсәре Тинчурин сәхнәсендә беренче куелуы. Бәхетнең янәшәдә генә икәнлеген сурәтләгән әлеге спектакльне тамашачылар һәм республикабызның күренекле шәхесләре тарафыннан яратып кабул ителде. Спектакльдә катнашучы артистлар көчле алкышларга күмелде.