90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Россия Конституциясе көненә онлайн-викторина оештырды

12 декабрьдә илкүләмендә Россия Конституциясе көне билгеләп үтелә. Конституция көне уңаеннан, Кәрим Тинчурин театры социаль челтәрләрдә онлайн-викторина үткәрде. Тинчурин театры тамашачылары Конституциягә багышланган төрле сорауларга җавап бирде.

Онлайн-викторина җиңүчеләренә театр спектакльләренә чакыру билетлары бирелде.

Россия Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә кабул ителә. Конституциянең тулы тексты 1993 елның 25 декабрендә “Российская газета” газетасында бастырыла.