90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры “Пушкин картасы” белән билет ал һәм бүләк от!” акциясен башлый

Пушкин картасы булган мәктәп укучылары һәм студентлар авиабилет, телефон, смарт-сәгать һәм пылесос ота алачак. Тинчурин театры акциясе 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Моның өчен Тинчурин театры бинасында барган спектакльгә, экскурсиягә, мастер-класска Пушкин картасы белән билет алып, аның артына исем-фамилияне, телефон номерын язырга һәм театр фойесындагы махсус тартмага салырга кирәк.

К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов фикеренчә, яшьләрне Пушкин картасы белән театрга китерү – театрларның төп бурычларының берсе.

“Пушкин картасын гамәлгә кую театрларга зур бүләк һәм сынау булды. Чөнки яшьләрнең бер өлеше мәдәният белән кызыксынмый, театрга йөрми, хәтта карталарын теркәмәгән студентлар да байтак. Без хәзер мәдәнияткә битараф булган яшьләрне театрга җәлеп итү эшен алып барабыз. “Пушкин картасы” белән билет ал һәм бүләк от!” акциясе дә мәктәп укучыларын һәм студентларны театрга күбрәк китерү өчен эшләнә» -, дип белдерде Фәнис Мөсәгыйтов.

Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов репертуарда мәктәп укучылары, студентлар аудиториясе өчен спектакльләр күп дигән фикердә. Мисал өчен яңа куелган “Беренче театр”, “Ядәч! Исемдә!”, “Асылкош”, “Хан кызы Турандык”, “Мәдинә” һәм башка спектакльләр яшь тамашачыларга аеруча кызыклы, дип саный Туфан Имаметдинов.

Тинчурин театрының “Пушкин картасы” белән билет ал һәм бүләк от!” акциясе “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе, «Болгар» хәйрия фонды, «КамаСтройИнвест», “Мелита-Аренда», «Алексеевскдорстрой”, “ТАТЭМ” оешмалары, “Спасение” медицина иминиятләштерү җәмгыяте, «Майский» теплица комбинаты ярдәмендә үткәрелә. Генераль партнер – «Татнефть» хәйрия фонды.

https://www.youtube.com/watch?v=55XbIS-TZEA&list=UUOrFi6WZQ6sliSK53FHKY5Q

Билетлар биредә: https://tinchurinteatr.ru/shows

Тинчурин театры матбугат үзәге