90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Питрәч районында «Без — кырык беренче ел балалары» спектаклен күрсәтәчәк

25 мартта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында Мөхәммәт Мәһдиев әсәре, Резедә Сәләхова инсценировкасы буенча куелган «Без — кырык беренче ел балалары» спектаклен бушлай күрсәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына район хакимиятендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы яшүсмерләрне һәм яшьләрне җәлеп итү максатыннан республикада спектакльләр күрсәтә. Тинчуринлылар өчен Шәле авылы аерым әһәмияткә ия, чөнки 1933 елда оешкан театр беренче спектаклен нәкъ менә шушы авылда күрсәткән», — дип сөйләде администрациянең пресс-секретаре Ләйсән Мифтахова.

1968 елда язылган «Без — кырык беренче ел балалары» повестендә Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларында педагогия училищесында укучы яшүсмерләр тормышы күрсәтелә. 1969 елда әсәр «Казан утлары» журналында басыла, аннары тагын өч тапкыр җыентыкларда дөнья күрә һәм ике тапкыр рус телендә (Казанда һәм Мәскәүдә) басыла. Бу повесть укучылар һәм әдәбият белгечләре тарафыннан татар прозасында ниндидер яңалык буларак кабул ителә. Шуның ярдәмендә Мөхәммәт Мәһдиев СССР Язучылар берлеге әгъзасы була.

“Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. Бу китапны язар алдыннан мин үземнең бала чагымны, үсмер елларымны тагын бер кат күңелдән кичердем. Безгә бүген ничә генә яшь булмасын, кешеләр безне бүген кайсы буынга гына кертеп сөйләмәсен, мин яшьтәшләрем исеменнән бер дә шикләнмичә әйтә алам: без — кырык беренче ел балалары”, — дип язган Мәгъдиев бу әсәрдә.

Спектакльнең премьерасы 2012 елның 2 маенда булды. Режиссеры — Рәшит Заһидуллин, рәссамы — Роман Моров.

Тинчурин театры Питрәч районында «Без — кырык беренче ел балалары» спектаклен күрсәтәчәк
Тинчурин театры Питрәч районында «Без — кырык беренче ел балалары» спектаклен күрсәтәчәк