90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры мәктәп укучыларына карарга киңәш ителмәгән спектакль чыгарды (“Татар-информ”, автор – Рузилә Мөхәммәтова)

«Шах… мат!» монопьесасы Тинчурин театры актеры Рөстәм Гайзуллин өчен махсус язылган.

Тинчурин театры яшь чикләүләре 18+ булган детектив моноспектакль чыгарды.

Премьерага кадәр күрсәтелгән спектакльнең беренче тамашачылары Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков үзе һәм журналистлар иде.

Спектакльнең яшь чикләүләре 18+ дип куелуын оештыручылар мәктәп балаларын әлеге тамашадан чикләү өчен дип аңлаттылар. Спектакльдә тарту күренешләре һәм әдәби тел нормаларына сыймаган бер сүз бар.

«Шах… мат!» монопьесасы Тинчурин театры актеры Рөстәм Гайзуллин өчен махсус язылган. Авторы — Ләйлә Сәләхетдинова. Текстны татарчага Инсаф Абдулла тәрҗемә иткән. Режиссер — Марсель Мәхмүтов.

Хакыйкатькә инанган прокурор гаделлеккә ирешү хакына, үтерүчене табу өчен, гадел тоелмаган юлга да бара. Әмма ул үтерүчене гаебен таныр хәлгә җиткерә ала.

Рөстәм Гайзуллин 80 минут дәвамында тамашачы игътибарын үзендә тотып тора ала.

Автор – Рузилә Мөхәммәтова;

Чыганак – “Татар-информ”, https://tatar-inform.tatar/news/culture/13-04-2021/tinchurin-teatry-m-kt-p-ukuchylaryna-kararga-ki-sh-itelm-g-n-spektakl-chygardy-5819205

Дата: 13.04.2021