90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры “Мәдинә” спектаклен премьера алдыннан беренче тамашачыларга күрсәтте

Тинчурин театры Илгиз Зәйниевнең «Мәдинә» спектаклен премьера алдыннан журналистларга күрсәтте.

Иртәгә һәм берсекөнгә премьераны тамашачылар карый ала. Театр җитәкчелеге билетларның сатылып беткәнлеген әйтә.

Әсәр гади мелодраматик сюжетка – мәхәббәт өчпочмагына корылган. Финал да фаҗига белән тәмамланаа. Әмма вакыйгалар фәлсәфи яссылыкта күзаллана, геройлар гөнаһ, язмыш кебек төшенчәләр турында уйлана.

Әсәрнең үзенчәлеге – аның “ак шигырьгә” салынган текстында.

Спектакльнең зур уңышы – артистларның текстны камил рәвештә тамашачыга җиткерә алуы. Спектакльне карарга килгән танылган артист Илдус Әхмәтҗанов та артистларга тел камиллеге өчен рәхмәтләрен әйтте.

“Бу театрда текстка мөнәсәбәт шәптән куелган. Бу биредә электән килгән мәктәп”, диде режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев.

Спектакльнең рәссамы – Геннадий Скоморохов. Композитор – Эльмир Низамов.

tatar-inform.tatar

Мәдинә

Тинчурин театры “Мәдинә” спектаклен премьера алдыннан беренче тамашачыларга күрсәтте Тинчурин театры “Мәдинә” спектаклен премьера алдыннан беренче тамашачыларга күрсәтте
Тинчурин театры “Мәдинә” спектаклен премьера алдыннан беренче тамашачыларга күрсәтте Тинчурин театры “Мәдинә” спектаклен премьера алдыннан беренче тамашачыларга күрсәтте