90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры музее “Сүнмәс йолдыз яктысы” дәресләр циклын башлады

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда артист, драматург, режиссер Кәрим Тинчуринга (1887-1938) багышланган “Сүнмәс йолдыз яктысы” проекты кысаларында дәрес-очрашулар башлап җибәрелде. Дәресләр Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Беренче дәрескә очрашуга Татарстанның халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты Рабит Батулла килде. Тинчурин мирасын өйрәнүгә зур өлеш керткән танылган әдип Казанның 13 мәктәп укучыларына биниһая зур әһәмияткә ия мәгълүматлар сөйләде. Рабит Батулла Кәрим Тинчуринның актерлык, режиссерлык, драматурглык эшчәнлегенә аерым тукталды. Аның сүзләренчә, Тинчурин татар театрын, әдәбиятен үстерүгә аерым зур өлеш керткән.

Укучыларны Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар”, “Казан сөлгесе” кебек үлемсез әсәрләренең язылу, куелу тарихы кызыксындырды. Рабит Батулла укучыларга гомум татар әдәбияте, тарихына кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды. Мисал өчен укучыларга “Сак-Сок” бәетен, “Йосыф” кыйссасын укырга тәкъдим итте. 13 мәктәпнең директоры урынбасары Фидания Гобәйдуллина фикеренчә, “Сүнмәс йолдыз яктысы” укучыларда татар теленә, әдәбиятенә, тарихына кызыксыну уята.

“Сүнмәс йолдыз яктысы” проекты кысаларында дәресне театр музее җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова оештырды һәм алып барды. Рабит Батулла сүзләренчә, Розалия Чабатова җитәкчелегендә театр музее Тинчурин мирасын, иҗатын саклауда зур эшләр башкара. Шулай ук Рабит Батулла театр җитәкчелегенә Тинчуринның хатыны Заһидә ханымның каберен карап торганы өчен рәхмәт белдерде.

Тинчурин театры музеенда мәктәп укучылары катнашында дәрес-очрашулар һәр җомга көнне уздырылачак. “Сүнмәс утлар яктысы”нда галимнәр, артистлар, язучылар кунак булып киләчәк.

Тинчурин театры матбугат үзәге