90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Константиновка бистәсендә булды!

13 нче мартта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Константиновка бистәсе Мәдәният йортында, Казан гастрольләре кысаларында, Туфан Миңнуллинның “Алай түгел, болай ул” комедиясен күрсәтте. Тамашачылар спектакльне кызыксынып, бик яратып карады. Соңыннан ихлас уеннары өчен артистларыбызны көчле алкышларга күмде.