90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры коллективы үткән сезонга нәтиҗә ясады (“Идел”, автор – Илүзә Ибәтуллина)

Театр үзенең уңышларын һәм төрле номинацияләрдә иң яхшы уйнаган артистларын билгеләп узды. Театр колллективын ТР Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Екатерина Наил кызы Әхмәтшина, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең Мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлнара Расил кызы Сәхбиева, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин котларга килгән иде. Шулай ук Тинчурин театрының якын дусты Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Зәки улы Фәтхетдинов Тинчурин театрындагы яраткан спектакленә үзенең шәхси премиясен тапшырды.

Кызыклы, төрле мәдәни вакыйгаларга бай 87 нче сезон 2020 нче елның 20 нче августында татар театры тарихында олылар өчен беренче фэнтези – “Карурман” спектакле белән ачылган иде. Сезон дәвамында театр биш премьера тәкъдим итте: “Полиционер”, “Сәйдәш. Йокысызлык”, “Утка очкан күбәләктәй…”, “Шах…Мат!”, “Галәм. Әгъләм”. Әлеге спектакльләр театр репертуарында үз урынын тапты.

Тагын истә калган иң зур чараларның берсе – Халыкара театр көнендә, Кәрим Тинчурин паркында үлемсез иҗаты аша халыкка хезмәт иткән бөек шәхес Кәрим Гали улы Тинчуринга бюст ачылу. Татарстанның театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, күренекле әдипнең иҗатын сөюче күпсанлы тамашачылар әлеге истәлекле вакыйганың шаһитләре булды.

К.Тинчурин театры кыю һәм максатчан проектлары белән дә дан тота. Бу сезонда ике зур проект: театр сәнгатен яктыртучы журналистларны барлау һәм үстерү йөзеннән – “Театр журналистлары клубы” һәм татар телендә иҗат итүче милли драматургларны театраль мәйданга тарту максатыннан – Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I “Алкыш” коллаборацион театраль лаборатория-семинары барлыкка килде.

Бу сезон күпчелек Тинчурин театр артистлары өчен аеруча истәлекле булды: күпъеллык намуслы хезмәтләре һәм мәдәниятне үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен, Татарстанның халык артисткалары Зөләйха Хәкимҗанова белән Резедә Төхфәтуллинага «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре тапшырылды; директор урынбасарлары Марсель Рүзил улы Шакиров белән Илфат Хисаметдин улы Фәхертдиновлар “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә; театрның баш дирижёры Ильяс Камал М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты дәрәҗәсенә лаек булды.

Моннан тыш, Тинчурин театры төрле фестивальләрдә чыгыш ясады, актив рәвештә гастрольләрдә булды. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, инвалидлар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен һәрдаим хәйрия спектакльләре күрсәтелеп торды.

87 нче театраль сезон вакыйгаларга бай булып, республикабызның театр тормышында якты эз калдырып, тамашачылар йөрәгендә яхшы  спектакльләре белән тарихка кереп калачак.

Автор – Илүзә Ибәтуллина;

Чыганак – “Идел” журналы,  http://idel-tat.ru/news/eksklyuziv-tt/tinchurin-teatry-kollektivy-tkn-sezonga-nti-yasady

Дата: 02.07.2021