90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры коллективы Яңа ел белән котлый!

Кадерле дуслар! Тинчурин театры коллективы сезне Яңа 2021 нче ел белән чын күңелдән котлый! Киләсе ел һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге, гаиләләрегезгә иминлек китерсен! Тормышыгыз күңелле вакыйгаларга, шатлыклы мизгелләргә һәм иҗади ачышларга бай булсын! Яңа елда барлык хыялларыгыз, хәерле уй-ниятләрегез тормышка ашсын! Ел дәвамында безнең белән булуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Киләсе елда да бергә булыйк! Сезне Тинчурин театрында көтеп калабыз!