90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры коллективы Казанның Тинчурин паркында өмә ясады (“Татар-информ”, автор – Рузилә Мөхәммәтова)

Тинчуринлылар бу паркны чистартуны традициягә кертте.
Тинчурин театры артистлары һәм хезмәткәрләре өмә оештырып, Казанның Кәрим Тинчурин паркын тәртипкә китерде.

«Тинчуринлылар бу паркны чистартуны традициягә кертте. Гадәттәгечә, быел да Тинчурин паркын чистарттык», дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

27 март — Халыкара театр көнендә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатындагы Кәрим Тинчурин паркында бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринга бюст ачылган иде. Бу эшне дә Тинчурин театры башлап йөрде.

Автор – Рузилә Мөхәммәтова;

Чыганак – “Татар-информ”, https://tatar-inform.tatar/news/culture/25-04-2021/tinchurin-teatry-kollektivy-kazanny-tinchurin-parkynda-m-yasady-5821085

Дата: 25.04.2021