90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Зәйгә җыена

Кәрим Тинчурин театры 26 май көнне Зәй шәһәрендә гастрольдә була. Театр сөючеләр тинчуриннарның “Гомер буе сине көтәм” спектаклен карый алачак.

Зәй төбәге Казаннан шактый еракта урнашкан. Шунлыктан К.Тинчурин театры ул якларга еш бара алмый, әмма, ниһаять вакыт табылды һәм Тинчурин театры “Гомер буе сине көтәм” спектакле белән Зәй ягында булачак, дип уртаклашты театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.

“Әлеге спектакль 2018 елдан бирле Казанда гөрләп бара. Анда театрыбызның әйдәп баручы актерлары Нуретдин Нәҗмиев, Җәмилә Әсфәндьярова, Гөлназ Нәүмәтова, Илгизәр Хәсәнов һәм башкалар уйный. Инде спектакльне Зәй тамашачысына да карау мөмкинчелеге туды. Безне яхшы каршы алырга җыенганнары өчен Зәй шәһәре һәм районы хакимиятенә Тинчурин театры аеруча рәхмәтен белдерә» -, дип белдерде Зөлфия Бәшәрова.

Спектакльне карарга Пушкин картасы белән мәктәп укучылары да килергә тиеш. Чөнки әлеге спектакль яшьләрдә тугрылык, намус, җаваплылык сыйфатларын тәрбияли, дип саный театр җитәкчелеге.

Билетлар монда!

https://tinchurinteatr.ru/buy/?performance_id=4565094

Тинчурин театры матбугат үзәге

 

Тинчурин театры Зәйгә җыена
Тинчурин театры Зәйгә җыена